Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2022

Кадерле укучылар, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Педсовет 30.12.2022

Гимназиябездә II чирек йомгаклары буенча узган педагогик киңәшмә эшчәнлегендә Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова катнашты. Ленар Рафак улы коллективны якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итте. Педагог-оештыручы Миләүшә Рәдис кызы Аграповага ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Коллективка, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага районның Яңа елга әзерлек чараларында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәдә Венера Хәмәтнәсыйх кызы II чиректә укучыларның өлгерешенә тулы анализ ясады. Белем бирү барышында сферум, онлайн платформаларда укучылар белән актив һәм индивидуаль эшләргә, яңа алымнарны кулланганда грантларда актив катнашырга чакырды.
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән очрашу 30.12.2022

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин республиканың полилингваль мәктәпләренең алдынгы карашлы һәм XXI гасыр таләпләре буенча эшләүче директорлары, укытучылары белән очрашты. Очрашу истәлекле мизгелләргә бай булды. Илсур Гәрәй улы гимназиябез эшчәнлеген югары бәяләде. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. География укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин, башлангыч сыйныф укытучылары Айгөл Данис кызы Зиннурова, Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова, Гөлназ Дилшат кызы Солтанова, китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова да министр Илсур Гәрәй улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Парадта 29.12.2022

Гимназиябез коллективы, укучылары Актаныш районының Яңа ел парадында катнашты. Яңа елга әзерлек нәтиҗәләре буенча коллективыбыз бизәлеш буенча I урын яулады, парадта актив катнашкан һәм Яңа ел открыткасы рәсемен үзенчәлекле ясаган өчен бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 29.12.2022

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Зиннурова Айгөл Данис кызы «Цифрлы белем бирү контенты» онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы» республика конкурсында җиңү яулады. Айгөл Данис кызы үзенең эшендә платформаның цифрлы белем бирү контентын актив кулланучы укытучы буларак, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин тарафыннан ноутбук һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Чаңгычыларыбызны котлыйбыз! 28.12.2022

Яңа ел алдыннан узган район чаңгы ярышында гимназиябез укучылары да актив катнашты. 3В сыйныфыннан Мирхәйдәр Шәйхразыев - II, 5А сыйныфыннан Раил Бакиров III урын алды. Котлыйбыз!
-
Очрашу 28.12.2022

10 сыйныф укучылары милли гвардия гаскәрләренең Пермь хәрби институты студенты Актаныш егете Ринат Гарифҗанов белән очрашты.
-
I яртыеелык нәтиҗәләре - тантаналы линейка 28.12.2022

27 декабрь көнне гимназиябездә тантаналы линейка үтте. Чара дәүләт флагларын кертүдән башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, җитәкчебез Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева исеменнән, укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итте. I яртыеллыкта бәйге-конкурсларда җиңүчеләргә, уку алдынгыларына мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Котлыйбыз! 27.12.2022

"Өмет торналары" район конкурсында катнашып, гимназиябезнең 3В сыйныф укучысы Әмир Ашуров 3 урын яулады.Укытучысы Гөлнара Гафурҗан кызы Миргаязова.
-
Котлыйбыз! 27.12.2022

"Милли бизәкләр" район бәйгесендә катнашып, "Чигелгән кулъяулык" номинациясендә гимназиябезнең 1А сыйныф укучысы Диләрә Рәхимова 1 урын яулады. “Өмет торналары” район конкурсында катнашып, 2 урын яулады. Укытучысы Гөлнара Гафурҗан кызы Миргаязова.
















