Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Киләчәккә адым" балалар иҗат фестивале кысаларында узган “XXI гасыр кулибиннары” яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этабында, "Һөнәри дебют" һәм “Мин – оста!” район бәйгеләрендә гимназиябез укучылары һөнәри осталыкка омтылып, иҗат һәм проект эшләрен тәкъдим итте. 15.05.2024

"Киләчәккә адым" балалар иҗат фестивале кысаларында узган “XXI гасыр кулибиннары” яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этабында, "Һөнәри дебют" һәм “Мин – оста!” район бәйгеләрендә гимназиябез укучылары һөнәри осталыкка омтылып, иҗат һәм проект эшләрен тәкъдим итте.
-
МӘДӘНИ ДӨНЬЯ 14.05.2024

МӘДӘНИ ДӨНЬЯ: Гимназиябезгә
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Исхак кызы Әхмәтшина җитәкчелегендә эшләүче
Яр Чаллы шәһәре филармониясе музыкантлары "Дөнья халыклары музыкасы" программасы белән кунакка килде.
Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге милли уен кораллары оркестры дөнья халыклары музыкасын тәкъдим итте. -
Гимназиябез укучылары "Җиңү капкалары" акциясенә кушылды. 09.05.2024

Гимназиябез укучылары "Җиңү капкалары" акциясенә кушылды.
-
Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап... 08.05.2024

Гимназиябезнең 8А сыйныф укучылары, Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышы турында язылган китаплар белән таныштылар һәм "Солдатка хат" бөтенроссия акциясенә кушылып, өчпочмаклы хатлар яздылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 06.05.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучысы Шакирова Лиана Алтай републикасында узган туган телләр буенча Регионара Себер һәм Көнчыгыш илләре олимпиадасында "Туган телне популярлаштыруы өчен" номинациясе җиңүчесе булды.
Укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. -
Гимназиябезнең 5, 6 сыйныф укучылары бүген инглиз теленнән телдән имтихан тапшырды. 04.05.2024

Гимназиябезнең 5, 6 сыйныф укучылары бүген инглиз теленнән телдән имтихан тапшырды.
Инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Румия Данис кызы Темел, Рузилә Айдар кызы Мусина имтихан вакытында укучылар белән әңгәмә корды. Укучылар сөйләшү осталыгы, авазларның әйтелеше, җөмләләрнең дөрес төзелеше буенча сынау узды. -
“Гимназия – гомер бишегем” 27.04.2024

Гимназиябезнең кыйбласын, җанын һәм рухын чагылдырган “Гимназия – гомер бишегем” концертыннан соң, әле һаман җылы теләкләр, ихлас рәхмәт сүзләре, эчкерсез сокланулар кабул итәбез. Үзебез дә әле сихри мәдәни дөньяда яшәвебезне дәвам итәбез. Татар рухын, милли аһәңен чагылдырган концертыбызны яраткан тамашачыбыз, милләттәшләребез әле кабаттан сорар. Һич шигебез юк. Тансык булды, җитми калды!
Тарихны без бергәләп язабыз, саклап, килер буынга тапшырабыз. Концертыбыз һөнәри югарылыкта фото һәм видеотасмага да язып алынды. Алары белән дә уртаклашырбыз!
Татарның гореф-гадәтләрен, йолаларын барлап, балаларга өйрәтү, асылын аңлап, яңа милли төсмерләр белән баету гимназиябезнең терәге булган әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр белән бергә башкарыла. Концерттан соң да иң беренче бәяне алар бирде, иңнәребезгә канатларны алар куйды.
Гимназиям! Син бит гомер бишегем! Татар җанының бишеге! -
ӘДӘБИ ДӨНЬЯ 26.04.2024

ӘДӘБИ ДӨНЬЯ: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан узган дәресләрдә 5Б сыйныфы язучының иҗаты буенча уен-викторина, 7А, 8Б сыйныфлары, китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова белән,
презентация эшләде. -
Янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе белән очрашу 25.04.2024

Актаныш районының 103 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе, лейтенант Илдар Мортазин гимназиябезнең 10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Илдар Минсалих улы укучыларны коткаручы һөнәре, янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәте белән таныштырды. Әлеге һөнәрне сайлаган очракта, уку йортларына укырга керү тәртибе, куелган таләпләрне аңлатты.
-
"Тоталь диктант - 2024" 20.04.2024

Гимназиябез укучыларына "Тоталь диктант - 2024" текстын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Альбин кызы Нуриева укыды.
Диктант тексты көндәлекләргә багышланды.
«Тотальный диктант» Филология советы рәисе Владимир Пахомов билгеләп үткәнчә, диктант текстыннан катнашучылар көндәлекнең жанр буларак тарихы, кызыклы тарихи шәхесләр, шулай ук атаклы көндәлек авторлары турында белде.
Диктант авторы - язучы, журналист һәм мөхәррир Анна Матвеева. Анна Матвеева - язучы, журналист һәм мөхәррир, 1972 елда Свердловскида (хәзерге Екатеринбургта) А.М. Горький исемендәге Урал дәүләт университеты укытучылары гаиләсендә туган.
















