Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 14.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова Актаныш районы башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. -
Туган телләр айлыгы 12.02.2024

Туган телләр айлыгы кысаларында 6а сыйныфында язучы, журналист, тәрҗемәче, галим-Ленар Шәехка багышланган библиографик-дәрес үткәрелде. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.Бу дәрес һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, язучының иҗатына тагы да ныграк һәм көчле кызыксыну уятты.
-
Классный час «Легенды футбола» 10.02.2024

6 февраля в гуманитарной гимназии для одаренных детей, среди учащихся 7 классов был проведен классный час «Легенды футбола» в рамках Всероссийского фестиваля "Футбол в школе". Подготовила материал и презентацию ученица 7Г класса Хамматуллина Гузель.
Ребята рассказали своим одноклассникам о самой популярной игре с мячом, истории футбола, о футбольном мяче, о самых известных футболистов России и мира. Всем понравился классный час. Многие пожелали принять активное участие в следующих мероприятиях в рамках фестиваля. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябез укучылары җиңү яулады!
Призерларыбыз: Хәернасова Алинә(10Б сыйныф), Шакирова Лиана(9А сыйныф) - укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова; Зарипова Алинә(11 сыйныф), Авзалова Амелия(8А сыйныф) – укытучылары Ирина Альбин кызы Нуриева; Загертдинова Эльвина(7Б сыйныф) – укытучысы Резеда Шамил кызы Рафикова.
Котлыйбыз! -
ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК 07.02.2024

ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК:Россиянең истәлекле датасы- Сталинград бәрелешен искә алуга һәм А.М. Матросовның туган көненә багышланган чара гимназиябез интернатында узды.
Директорның тәрбия
буенча киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров, мәктәп үзидарәсе активы, тәрбиячеләр һәм интернатта яшәүче балалар катнашында узган чара һәркемне уйландырды. Тарихи истәлекләр белән танышканнан соң, Мамай курганында вертуаль турда булдык. Интернатта торучы 9 сыйныф укучылары әзерләгән әлеге экскурсия, чыннан да, бик мавыктыргыч иде. Патриотик чара сугыш корбаннары булган батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Туган тел (татар теле) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, гимназиябез укучылары җиңү яуладылар!
9 сыйныф - Шакирова Лиана - җиңүче!
Призерлар:
8 сыйныф - Ильясова Энҗе, Закирова Камилә, Харисова Гүзәл;
9 сыйныф - Маликова Азалия;
10 сыйныф - Минһаҗева Нурзилә;
11 сыйныф - Усманова Алинә, Гарифуллина Руфинә, Гәрәева Рәмилә, Зиязетдинова Адилә, Гыйльметдинова Миләүшә. -
“СӘЛӘТ-ЯЛКЫН” КЛУБЫ 05.02.2024

“СӘЛӘТ-ЯЛКЫН” КЛУБЫ: гимназиябездә «Мирах» интеллектуаль клубы уеннары башланды
Гимназиябездә “Сәләт” яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - “Сәләт-Ялкын” клубы сәлкешләре: 2 һәм 4 сыйныф укучылары арасында «Мирах» интеллектуаль уены узды. “Сәләт” сыйныфлары 5 командада ярышты. -
Проект "Футбол в школе" 02.02.2024

Сегодня в первый день февраля в Актанышском футбольном манеже "Ватан" в рамках реализации проекта "Футбол в школе" провели обучающий семинар для учителей физической культуры. Учителя по реализации проекта провели для школьников разминку, эстафеты и сыграли в футбол между школами.
В конце семинара сделали памятные фото и составили план для дальнейшей работы. -
Гуманитар ярдәм 02.02.2024

Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга тупланган гуманитар ярдәмне һәм хатларны, хәрби-патриотик айлык кысаларында, “Яшьлек” үзәгендә урнашкан «Без-бергә!» гуманитар ярдәм штабына илтеп тапшырдык.
-
Гимназиябездә "Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алу узды. 01.02.2024

Гимназиябездә "Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алу узды. Мөхтәрәм жюри алдында 53 номер белән имтихан тоттык.
Ике сәгатьтән арткан, һәр чыгыш бер-берсен тулыландырып барган сынау-концертыбыз, балаларның сәләтләренә сокланып һәм хозурланып карап, сизелми дә узып китте. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова һәр чыгышны үзе карап, балаларны җиңүгә рухландырып, көч биреп торды.
Гимназиябезнең һәр сыйныфы актив катнашты. Нәфис сүз, конферанс, җыр, бию, вокал һәм инструменталь ансамбльләр чыгышлары соклангыч булды.
“Йолдызлык” фестивалендә гимназиябездә узган “Зур биюләр”, “Хорлар бәйгесе” конкурслары җиңүчеләре дә сәхнә тотты.
“Ак нур”, “Хәзинә”җыр һәм бию ансабльләре җитәкчеләре Миләүшә Робсон кызы Солтанова, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина, нәфис сүз сөйләүчеләрне, конферансларны сәхнәгә әзерләп чыгарган педагог-оештыручылар Алсу Мирзамәхмүт кызы Хафизова, Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һөнәри югарылыкта хезмәт куйган. Сәхнә костюмнары әзерләүдә, тектерүдә әти-әниләребез, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Берсеннән-берсе матурлар! Рәхмәт сезгә!















