Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Кичүчат авылына сәяхәт 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт районы Кичүчат авылына сәяхәткә бардылар.
-
Татар театрында кунакта 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт шәһәрендәге татар театрына бардылар.
-
Укучыларыбыз классика карый 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт дәүләт татар драма театрына бардылар.
-
Геология олимпиадасы призеры 20.02.2021

Геология фәненнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.
7А класс укучысы Солтанов Самат - призер.
Саматны һәм аның укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллинны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Регион олимпиадасында – призер 20.02.2021

Технология фәне олимпиадасының регион этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
10А класс укучысы Хөсәенов Раил - призер.
Раилне һәм аның укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улын уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
“Халыкара Туган тел көне” кичәсе 20.02.2021

Халыкара Туган тел көне уңаеннан Әлфия Авзалова музеенда җомга кичәсе үтте. Укучылар туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар.
Кичәне тәрбияче Ф.Ф.Бакирова үткәрде.
-
Коллектив – татар театрында 19.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, 9 февраль көнне гимназиянең педагогик коллективы Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына барды.
-
Республика мәтбугатында – безнекеләр 19.02.2021

Республика олимпиада үзәге тарафыннан VII Республика (I Идел буе) фәнни-практик конференция кысаларында “Гомуми белем бирү системасында сәләтле бала: проблемалар, перспектива, үсеш” исемле укытучыларның мәкаләләреннән җыентык басылды.
-
Газиз туган телем 18.02.2021

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар башланды.
Беренчеләрдән булып 17нче февраль көнне педагог-китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы 6а, 6б сыйныф укучылары өчен “Газиз туган телем” интеллектуаль викторина оештырды.
Чара бик кызыклы һәм файдалы булды. Афәрин!
-
Сәнгатьле уку түгәрәге 18.02.2021

“Туган тел һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан гимназиядә һәрдаим төрле чаралар оештырыла.
17нче февраль көнне сәнгатьле уку түгәрәге үз эшчәнлеген башлады.
Түгәрәкнең җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы.
Укучыларгы һәм аларның остазына уңышлар телибез!
















