Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Нәрсә ул "шәхси мәгълүматлар", "яшеренлек", "конфиденциальлек", "овершеринг"
22.02.2021
Гимназиядә, “Урок цифры” - цифрлы икътисад өлкәсендә бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында, "Цифрлы дөньяда саклык" темасы буенча дәрес узды. Дәресне информатика фәне укытучысы Хөсәенов Л.Н. үткәрде.
Дәрестә социаль челтәрләрдә һәм башка интернет-сервисларда мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре каралды. Шулай ук "шәхси мәгълүматлар", "яшеренлек", "конфиденциальлек", "овершеринг", "цифрлы эз" һәм "шпион ПО" кебек төшенчәләр ачылды.
Укучылар интернет-кибетләрдә үзеңне ничек куркынычсызландыру, хакер һөҗүмнәреннән ничек саклану, социаль челтәрләрдә нинди “йомшак” зоналар булуы белән кызыксынды.
-
Нәрсә соң ул сәләт? 22.02.2021

18нче февраль көнне гимназистларга Мустафина Фәйрүзә Зуфаровна шундый сорау бирде.
Сәләт - ул тырышлык, мөмкинлек, кешенең теләге. Тормышта очраган авырлыклар кешеләрне чыныктыра, аларга үсәргә ярдәм итә.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2021

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Әлеге көн уңаеннан гимназиядә зур бәйрәм булып узды.
-
Кичүчат авылына сәяхәт 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт районы Кичүчат авылына сәяхәткә бардылар.
-
Татар театрында кунакта 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт шәһәрендәге татар театрына бардылар.
-
Укучыларыбыз классика карый 21.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары Әлмәт дәүләт татар драма театрына бардылар.
-
Геология олимпиадасы призеры 20.02.2021

Геология фәненнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.
7А класс укучысы Солтанов Самат - призер.
Саматны һәм аның укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллинны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Регион олимпиадасында – призер 20.02.2021

Технология фәне олимпиадасының регион этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
10А класс укучысы Хөсәенов Раил - призер.
Раилне һәм аның укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улын уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
“Халыкара Туган тел көне” кичәсе 20.02.2021

Халыкара Туган тел көне уңаеннан Әлфия Авзалова музеенда җомга кичәсе үтте. Укучылар туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар.
Кичәне тәрбияче Ф.Ф.Бакирова үткәрде.
-
Коллектив – татар театрында 19.02.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, 9 февраль көнне гимназиянең педагогик коллективы Яр Чаллы татар дәүләт драма театрына барды.
















