Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Яңалыклар / Новости
"Гаилә хәзинәләре" фестиваль-конкурсы
Опубликовано: 16.04.202616 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 83нче "Умырзая" балалар бакчасында узган рәсәйкүләм "Гаилә хәзинәләре" гаилә фестиваль-конкурсында бакчабызның актив гаиләләренең берсе Ахметовлар катнашып, мактаулы 2нче урын яуладылар. Фестиваль-конкурсның төп бурычы – татар халкының бай гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү аркылы балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук гаилә иҗатын җанлындыру. Унынчы тапкыр оештырылган әлеге чарада катнашучылар елдан- ел арта һәм гаиләләр арасында зур кызыксындыру тудыра. Быелгы чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, шулай ук Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан матур гаилә командалары чарада актив катнаштылар. Фестивальнең күренекле жюри составы: Фирдавис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзина Хәйдәровна– катнашучыларның милли образы, тел байлыгы, иҗади осталыгы буенча чыгышларын бәяләде. Быелгы бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Ике билгеле дата бергә килеп, үткәннәрне, рухи мирасыбызны искә төшерергә, милли байлыгыбызны саклап һәм төрле милләт кешеләре арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге бирде. Бәйгедә катнашучылар милли горурлык, туган тел, халыклар дуслыгы темаларын үз иҗатларында чагылдырдылар. "Халык биюләре" номинациясендә 2нче урын яулаган Ахметовлар гаиләсе белән чын күңелдән горурланабыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез.
К списку новостей









