Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданнарны кабул итү / Прием граждан 31.05.2026

Единый приемный день граждан начальником МКУ "Управление образования" - каждый вторник с 14.00 часов. Телефон 8(8555)23-44-70
Единый приемный день граждан заведующим МБДОУ "Детский сад №2 с.Актаныш" - каждый вторник с 14.00 до 16.00 часов. Телефон 8(8555)23-16-08
-
Радио көне 07.05.2026

Бүген, 7 майда, Радио көне — элемтә тармагы белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме билгеләп үтелә!
Хезмәтләре дөньяны якынайта һәм аңлаешлырак иткән барлык белгечләрне: инженерларны, техникларны, радио алып баручыларны, журналистларны һәм элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезнең профессиональлегегез, эшкә тугрылыгыгыз һәм эфирда көн саен тудырган атмосферагыз өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, яңа иҗади уңышлар һәм кызыклы проектлар, тотрыклы сигнал һәм чиста эфир, иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен илһам һәм энергия, рәхмәтле тыңлаучылар һәм тугры дуслар телибез. Элемтә ышанычлы булсын, яңалыклар яхшы гына булсын!
-
Язгы өмәләр дәвам итә 27.04.2026

Безнең балалар бакчасында язгы өмәләр дәвам итә. Тырма, себерке һәм яхшы кәеф белән коралланып, без яраткан бакчабыз территориясен тәртипкә китердек. Уртак эш барышында былтыргы яфраклар, вак чүп-чар җыелды. Һәркем әлеге эшкә үз өлешен кертте. Мондый чаралар тәртип сакларга гына ярдәм итеп калмый, коллективны да берләштерә. Без өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.
-
Актанышта Тукай рухы яши 24.04.2026

Бүген мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәле янында истәлекле чара узды. “Ромашка” һәм “Алтынчәч” балалар бакчалары нәниләре шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр — ихлас, җылы һәм бик тәэсирле! “Яңа Әлем” үрнәк курчак театры Тукай әкиятеннән өзек күрсәтеп, балаларны әкияти дөньяга алып керде. Чара ахырында Актаныш район мәдәният хезмәткәрләре һәм катнашучылар бергәләп Туган тел җырын башкардылар. Милли рух, туган телгә мәхәббәт һәм Габдулла Тукай мирасына хөрмәт — бүгенге очрашуның төп асылы булды.
-
Тукай әкиятләре эзеннән 23.04.2026

Кечкенәдән үк балаларны татар язучылары иҗаты белән таныштыру, аларда туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз. Шушы юнәлештә нәниләребез зур уңышларга иреште. Нигматуллина Таңсылу һәм Биккулов Камиль Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган республика конкурсында катнашып, Рәзилә Марсель кызы һәм Розалия Фазыл кызы җитәкчелегендә 1нче урыннарга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңү аларның тырышлыгы, остазларының фидакарь хезмәте һәм татар әдәбиятына мәхәббәтенең нәтиҗәсе. Яңа казанышларга алып баручы юлыгыз уңышлы булсын!
-
"Гаилә хәзинәләре" фестиваль-конкурсы 16.04.2026

16 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 83нче "Умырзая" балалар бакчасында узган рәсәйкүләм "Гаилә хәзинәләре" гаилә фестиваль-конкурсында бакчабызның актив гаиләләренең берсе Ахметовлар катнашып "Халык биюләре" номинациясендә мактаулы 2нче урын яуладылар.
-
Троллейбусның туган көне 13.04.2026

13 апрель – Россия троллейбусының туган көне! Бу матур көндә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гаҗәеп сәяхәткә – үткәннән киләчәккә юл алды. Балалар беренче троллейбусның нинди булганын белделәр. Ул үз заманына бик күркәм булган. Ишегалдындагы автобуска охшаса да, аның өстендә махсус «мыеклары» – штангалары булган. Троллейбус электр тогы белән йөргән, шуңа күрә ул билгеләнгән юлдан гына барган. Төркемдә «Троллейбусчы булыйк» дигән күңелле уен узды. Балалар пазллар җыйды: беренче троллейбустан алып хәзерге заман троллейбусларына кадәр аларның ничек үзгәрүен күреп, гаҗәпләнеп калдылар. Аннан соң төп эш башланды – Кюизенер таякчыклары белән конструкцияләү. Балалар төсле таякчыклардан троллейбуслар, юллар һәм хәтта троллейбус өчен «мыеклар» да ясады! Алар бергәләп уйлап, бергәләп эшләп, чын команда булдылар. «Күңел ачуда да, эштә дә – без бердәм!» – бу безнең мәктәпкә әзерлек төркеменең девизы.
-
Тәмле юл билгеләре. Татар ашлары 10.04.2026

Зурлар төркеменнән Халикова Амилия "Татар ашлары. Тәмле юл билгесе" район бәйгесендә көч сынашты. Әнисе белән берлектә пешергән тәбикмәк - юл билгеләре мактаулы 3 урынга лаек булды. Амилияне, тәрбиячесе Ләйсән Глүс кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Йолдызларга бер адым 10.04.2026

12 апрель – Космонавтика көне. Бу матур көндә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гаҗәеп сәяхәткә – ерак йолдызларга юл алды. Балалар беренче космонавт Юрий Гагаринның Җир тирәли батыр очышы турында белделәр. Алар ракета, скафандр, космос ашамлыклары турында кызыклы, хәтта гаҗәпләнерлек фактлар ишеттеләр. Төркемдә күңелле “Космонавт булыйк” уены узды. Балалар пазллар җыйды, космос турында мультфильм карады. Күргәннәре аларда космоска очарга зур теләк уятты. Һәр бала үз куллары белән ракета ясады! Балалар өчен чын космик тәҗрибә дә оештырылды. Бу күренеш балаларның шатлыгыннан чакырым ераклыкта ишетелер иде. Күзләре янып, алар үзләре дә шундый ракета эшләп карарга теләк белдерделәр. Космоска очарга теләгән кеше – батыр, таза һәм белемле булырга тиеш.
Безнең балалар – нәкъ шундый!
Алар – киләчәкнең кечкенә астронавтлары.
Алар – алдынгылар!
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2026

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көнендә бакчабыз хезмәткәрләре "Зарядка һәркем өчен!" акциясенә кушылдылар.
С 7 апреля 2026 года во Всемирный день здоровья стартует ежегодная общепрофсоюзная акция «Подзарядка для всех!» Цель акции — популяризация здорового образа жизни и приобщение работников и обучающихся системы образования к ежедневным занятиям производственной гимнастикой. Сотрудники детского сада приняли активное участие в данной акции.









