Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Мәктәпәкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча алымнар" 27.02.2026

Районыбыз педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүнең көнүзәк проблема булуын яхшы аңлыйлар, даими рәвештә тәрбияви чаралар, белем бирү эшчәнлекләре оештырып торалар. Чираттагы матур очрашу бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасында үтте. Тәрбиячеләр "Мәктәпәкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча алымнар" дип аталаган семинар-практикумда тәҗрибә уртаклаштылар. Эшлекле очрашуның теоретик өлешендә балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүдә кулланылган технологияләр, федераль белем бирү программасы нигезендә оештырылган эш формалары ныгытылды. Семинарның икенче өлеше - алган белем-күнекмәләрне кулланып практик биремнәр, проблемалы ситуацияләрне чишүне үз эченә алды.
Семинар-практикумда катнашкан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мухаметова бакчакүләм «Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында узган «Әти белән бергәләп» бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарып җиңүче балаларны котлады, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
"Туган телем" VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 26.02.2026

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Дөнья мәдәнияте Институты (Юнеско), Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Туган телем» VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Актаныш 2нче балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме нәниләре Рахматуллин Кәрим, Митрофанорва Аделина, Миннахметова Инзилә, Шаехова Рамина, Насриев Рузил Муса Җәлилнең «Куян» шигырен сөйләп III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Балаларыбызны, тәрбиячеләре Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллинаны, Алисә Фәндәс кызы Вагыйзованы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Нәни йолдызыбыз 17.02.2026

Нәни йолдызыбыз Диләрә Маннанова Җәлил укулары VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала концертында чыгыш ясап кайтты. Бәйгегә Диләрәбез Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен тәкъдим итте. Илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән 40мең катнашучы арасында дәрәҗәле 3 нче урын яулавы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Сәламәт яшәү рәвеше көне 16.02.2026

15 февраль - Россиядә сәламәт яшәү рәвешен көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бакчабызга 1нче мәктәпнең Алдынгылар хәрәкәте вәкилләре килде. Алар сәламәтлекне кечкенә вакыттан ук саклауның әһәмияте, спортның кеше тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Мин сәламәтлек яклы!" дип аталган физик күнегүләр комплексы үткәрделәр.
-
Муса Җәлилне искә алу 16.02.2026

Бүген батыр шагыйребез - татар халкының бөек улы Муса Җәлилне искә алдык. Аның тууына 120 ел булган көндә балалар өчен язылган шигырьләрен искә төшердек. Аның батырлыгын, рухи көчен, ватанга тугрылыгын онытырга хакыбыз юк.
-
Сәламәтлек көне 16.02.2026

15 февраль — Бөтендөнья сәламәт яшәү рәвеше көне. Бу көн безгә үз тәнебезгә һәм рухыбызга кайгыртучан булырга искәртә. Сәламәт тормыш — бу дөрес туклану, физик активлык, начар гадәтләрдән баш тарту һәм эчке гармония. Бәләкәй генә адымнар — иртәнге зарядка, саф һавада йөрү, режим — озак һәм сыйфатлы гомергә нигез сала. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек теләп, бу көнне яхшы гадәтләр кертүгә багышлагыз. Сәламәт булу мода түгел, ә бәясе зур кыйммәтлек.
-
Яшь педагог+остаз бәйгесе 06.02.2026

Бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасында "Яшь педагог+остаз" республика бәйгесе узды. Бәйгедә бакчабызның югары категорияле тәрбияче-остазы Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм яшь педагог Вагизова Алиса Фәндәс кызы катнашты.
-
День российской науки 06.02.2026

Ежегодно 8 февраля отмечается День Российской науки.Традиционно в нашем детском саду в этот день работали экспериментальные лаборатории. Юные ученые изучали свойства воды, воздуха, соли и различных явлений окружающего мира. Ребята экспериментировали, проводили опыты и наблюдения, выступали в роли экспертов, рассказывали о достижениях и открытиях науки! Помощниками юных ученых были конечно же воспитатели групп и активисты движении Первых АСОШ №1.
-
Нәни йолдызларыбыз 23.01.2026

Бүген бакчабызда "Йолдызлык - 2026" бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Мәртәбәле жюри каршында бакчабызның 62 нәни йолдызы чыгыш ясады. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Бөтендөнья Кар бабай көне 19.01.2026

18 гыйнварда балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә. Бу кар символыннан башка елның салкын вакытын күз алдына китерү кыен. Кар бабайларын әвәләү-безгә борынгы заманнардан килеп җиткән кышкы балалар уены. Кар бабайның хәзерге кыяфәте – өч кар шары һәм борын-кишер – 19 гасыр ахырынан башлана. Һәм мондый Кар бабайлар күп кенә «карлы» илләрдә Раштуа һәм Яңа ел атрибутларына әверелде.









