Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Обелиск тирәсен чистарту. 07.05.2014

Обелиск тирәсен чистарту, тирә-ягын яшелләндерү безнең төп бурычыбыз. Укучылар ел дәвамында әлеге эшне алып баралар.
-
Конференциядән җиңү белән кайттылар! 02.05.2014

Татарстан Республикасы һәм Фән Министрлыгы оештырган Галимҗан Ибраһимов исемендәге VI Республика фәнни-гамәли конференциясендщ катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Әбрарова Алия һәм аның җитәкчесе Камалова Зөлфирә Сәлихҗан кызы II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
Иң оста велосипедта йөрүче! 01.05.2014

Район күләмендә уздырылган Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары конкурсында катнашып, Мөдәрисова Зөһрә "Иң оста велосипедта йөрүче" номинациясендщ беренче урынны яулады ёщм велосипед белән бүләкләнде.
-
Парламентский урок 30.04.2014

-
"Язгы шаярулар" фестивале 26.04.2014

Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган "Язгы шаярулар" конкурс-фестивалендә 5 нче ыйныф укучысы Салахов Риназ һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гафиятуллина Елизавета җыр номинациясендә II урынны алдылар. Шигырь номинациясендә Әбрарова Алия сертификат белән бүләкләнде.
-
В.И.Ленинны искә алуга багышланган чаралар.
22.04.2014
21 апрель көнне барлык сыйныфларда В.И.Ленинга багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Космонавтика көне 14.04.2014

Мәктәбебездә ,12 апрель - Космонавтика көненә багышланган, сыйныф сәгатләре,интеллектуаль уеннар уздырылды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре,ветераннары белән очрашу. 11.04.2014

Мәктәбебездә үзләренең хезмәтләре,яшәү рәвешләре белән безгә үрнәк булырлык мәгариф ветераннары һәм безнең мәктәптә күп еллар эшләп киткән укытучылар белән очрашу кичәсе булып узды.
Чын күңелдән сөйләшер өчен, балачакка, мәктәп елларына кабат кайтыр өчен, мәктәптә төрле елларда белем биргән укытучылар укучыларга белем биргән нигезләренә кайттылар.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан хезмәттәшләр
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын...
-
Юбилеегыз белән котлыйбыз! 10.04.2014

Иллә дә шәп зур тантана -
Олуг юбилей җиткән.
Җиргә аваз салган көннән
80 ел үткән-киткән.
Хөрмәтле Мәсхүдә апа ! Сезне ихлас күңелебездән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек-саулык,җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тормыш телибез!Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерү сезне ифрат зур бәхетле итә. Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен.
Киләсе еллар Сезгә
Куанычлар гына алып килсен
Сезгә бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
-
Җиңү белән кайттылар! 09.04.2014

7 апрель көнне укучыбыз Могыйнов Илфат (11 сыйныф) һәм аның җитәкчесе Камалова Зөлфирә Сәлихҗан кызы Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә катнашып. "Сөй гомерне,сөй халыкны..." номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Мәгариф министрлыгы премиясе белән бүләкләнделәр.10 сыйныф укучысы Әбрарова Алиягә дә шул ук номинациядә Шәһәдәтнамә тапшырылды. Аларга иҗат үрләре һәм уңышлар телик.






