Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Педагогик киңәшмә утырышы 31.10.2017

Бүген барлык укытучылар катнашында педагогик киңәшмә утырышы узды. Киңәшмәдә беренче чирек нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды, укучыларга профориентлашу эше буенча фикерләр алышынды, 3 елга дип исәпләнгән программа тәкъдим ителде. Укытучыларга "Интернет челтәрендә хәвефсезлек" темасына чыгыш ясалды.
-
"КӨЗ" көзге лагерь ачылуы. 30.10.2017

Бүген "Көз" дип исемләнгән көзге лагель үз эшен башлап җибәрде. Лагель ачылу уңаеннан мәктәп укучыларын РДШ оешмасына кабул итү тантанасы да булып үтте.
-
Саклык сәгате 30.10.2017

Бүген "Саклык атналыгы" кысаларында мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Сөләйманов Рамиль Х. барлык укытучылар белән "Саклык" сәгате үткәрде.
-
Хәвефсез интернет 27.10.2017

27 нче октябрь көнне 6 сыйныфта “Хәвефсез интернет” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар төркемнәрдә эшләп, интернет –куркыкынчлар турында фикерләштеләр, интернетның уңай һәм тискәре якларын күрсәткән буклет төзеделәр. Иҗади эшләрен яклап, бер-берләренә карата сораулар бирделәр. Соңыннан интернеттан килгән куркынычлардан саклану кагыйдәләрен чыгардылар.
-
“Балаларның хокуклары һәм бурычлары” 27.10.2017

27 нче октябрьдә 3а сыйныфы укучылары “Балаларның хокуклары һәм бурычлары” турында әңгәмә үткәрделәр, презентация карадылар.
Сыйныф җитәкчесе: Хуснулгатина Л.М.
-
Тәрбия сәгате 27.10.2017

2 нче сыйныф укучылары белән “Компьютер һәм аның кеше организмына йогынтысы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Балалар компьютерның файдасы һәм зыяны турында белделәр. Санак артында эшләгәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне өйрәнделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.
-
Классный час на тему: "Права ребёнка" 27.10.2017

Цель: обобщить знания детей об основных правах ребёнка;
развести понятия «права» и «обязанности», показать единство прав и обязанностей;
воспитывать уважение к высказываниям одноклассников, их правам .
План занятия:
1.Приветствие
2.Сценка
3. Игра « Что я знаю хорошо и что я знаю хуже»
4. Ситуации
5. Календарь правовых дат
Этот классный час помог всем детям разобраться в своих правах и обязанностях.
Классный руководитель: Халиуллина Н.М.
-
Ата - аналар җыелышы 26.10.2017

26 нчы октябрь көнне 6 сыйныфта ата-аналар җыелышы үтте. Темасы: “Укучы тормышында интернет”. Җыелышта әти-әниләр, төркемнәрдә эшләп, интернетның файдасын һәм куркыныч якларын ачыкладылар, фикерләр җыелмасын туплап, чыгыш ясадылар. Интернет-куркынычлардан саклану чаралары турында сөйләштеләр.
Соңыннан ук көзге каникулга китү уңаеннан балаларның иминлеген саклау буенча инструктаж үткәрелде, көзге каникул планы белән таныштырылды.
-
Иртәнге линейка 26.10.2017

Бүген укучыларның каникулга китүләре уңаеннан иртәнге линейка үтте. Укучыларга куркынычсызлык текникасы буенча инструктажлар үткәрелде.
-
“Интернет челтәрендә куркынычсызлык” 24.10.2017

24 нче октябрь көнне 3а сыйныфында “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дигән темага тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар интернет челтәренең файдалы яклары турында сөйләделәр һәм куркыныч тудыручы ситуацияләрне анализладылар.
Сыйныф җитәкчесе: Хуснулгатина Л.М.







