Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Яшь шахматчылар 11.12.2017

9 нчы декабрь көнне Иске Ильдерәк авыл җирлеге башлыгының урта мәктәп белән бергәлектә оештырган шахмат турниры булып узды. Бу турнирда безнең мәктәптән дә укучылар теләп катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары командасы түбәндәге шахматчылардан торды: 1 Б сыйныфыннан Кадырова Зилә һәм Дилә, 4 сыйныфтан Кадыров Сәид, Хасанов Илназ, Мотыгуллин Самат, Бахтеев Сөләйман, Срурова Айзилә, Минвалеева Әлфинә. Бу укучылар командасы иң күп очко җыеп беренче урынны алдылар. Зилә 1 урын, Сәид 2 урын, Дилә 3 урын, Илназ 4 урынны яуладылар. Барлык балаларга да бик зур рәхмәт. Киләчәктә тә зур уңышлар насыйп булсын аларга.
Халиуллина Н.М
-
Ачык дәрес 07.12.2017

7 декабрь көнне 7 сыйныфта математикадан ачык дәрес үтте. Дәреснең темасы “Дәрәҗәләрне тапкырлау”. Укучылар натураль күрсәткечле дәрәҗәләр турындагы белем һәм күнекмәләрне кабатладылар, ныгыттылыр. Килеп туган каршылыктан чыгу юлын күрсәттеләр, дәрәҗәләрне тапкырлау кагыйдәсен практик юл белән китереп чыгардылар
.
-
Рәсем конкурсы 05.12.2017

Инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәптә "Мир , в котором мы живем" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Конкурста 5- 9 сыйныф укучылары катнашты.
Рәсем укытучысы :Минигулова Л.М.
-
02.12.2017

27.11.17 – 2.12.17 көннәрендә мәктәптә физика, математика атналыгы үтте. Атналык кысаларында төрле кызыклы чаралар, ачык дәресләр, мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрелде. Укучылар чыгарган математика һәм физика фәннәренең төрле өлкәләрен яктырткан газеталарга, проект эшләренә, модельләргә, чишәргә тәкъдим ителгән кроссвордларга, ребусларга, мәсьәләләргә бай күргәзмә атна дәвамында эшен дәвам итте.
МБ җитәкчесе, физика укытучысы: Давлетшин Илһам Исмагилович,
математика укытучысы: Ибрагимова Роза Вазыховна
-
Сыйныф сәгате: “Мин һәм интернет” 01.12.2017

Интернет челтәрдә куркынычсыз эшләү алымнары белән таныштыру максатыннан үткәрелгән сыйныф сәгатендә 4 сыйныф укучылары интернетка карата булган фикерләре белән теләп уртаклаштылар. Интернетның “+” һәм “-“ якларын ачыкладылар.
Сыйныф җитәкчесе: Халиуллина Н.М.
-
Акция "СТОП ВИЧ СПИД" 01.12.2017

Бүген мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылар "Стоп ВИЧ СПИД" акциясендә катнаштылар.9-11 сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Форум юных граждан 30.11.2017

30 наября 2017 года председатель ДОО школы -Хусаинова Г.М.,ученица 10 кл. и Ахметова А.М.-ЗДВР участвовали на Форуме юных граждан РТ.Они были награждены грамотами за личную инициативу и активное участие в развитии и популяризации детского движения АМР РТ.
-
Математик кичә 30.11.2017

30 ноябрь көнне мәктәптә,математика һәм физика атналыгы кысаларында, математик кичә үткәрелде. Кичәдә 5-9 сыйныф укучыларыннан ике җыелма команда көч сынашты. Укучылар математика буенча белемнәрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен дәрестән тыш шартларда күрсәттеләр. Кичәдә тамашачылар да читтә калмады. Алар математиканы төрле фәннәр белән бәйләгән кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Бәйгеләргә бәя бирү, тамашачылар белән эшләү - 11 сыйныф укучылары җаваплылыгында булды. Җыелма командаларда эшләү укучыларда үзара хезмәттәшлекне оештыруда кирәк булган төп сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйнады.
Математика укытучысы Ибрагимова Роза Вазыховна.
-
Шашка ярышы 30.11.2017

2 нче сыйныф укучылары арасында шашка ярышы узды.
Ярышның нәтиҗәләре:
Малайлар
1 урын - Хасаншин Айнур
2 урын - Нуруллин Әнис
3 урын - Назипов Фаяз
Кызлар:
1 урын - Бикушева Ләлә
2 урын - Нугуманова Айсылу, Нигматуллина Фәридә
3 урын - Ахметсафина Динә, Гайнутдинова Гүзәл
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.
-
“Алкогольнең организмга зарары” 28.11.2017

2 нче сыйныф укучылары белән “Алкогольнең организмга зарары” темасына сәламәтлек сәгате үтте. Видеопрезентация аша алкоголь турында күп мәгълүмат алдылар.
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.







