Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Ата-аналар җыелышы 20.09.2024

2024 нчы елның 20 нче сентябрендә гимназиядә ата-аналар җыелышы булып узды. Гимназия директоры Мөхәмәтханов М.Ф. гимназиянең 2024-2025 нче уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында гимназия һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Җыелышта ЮХИДИ ДБУ башлыгы Иванов Вадим Валентинович катнашты .Ул үзенең чыгышында җәйге чорда булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде.Мотоцикл, квадроцикл, питбайкларны балалардан читтә тотуларын сорады. Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча гимназия медицина хезмәткәре Константинова Л.А. чыгыш ясады.. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды. Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметү, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Мингазов Р.М. ата-аналарның игътибарын хокукбозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү. Гимназия администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.
-
Укучыларның туклануын оештыруга буенча ата-аналар контроле 19.09.2024
19 сентябрь көнне гимназиядә ата-аналар контролье балаларны тукландыруны оештыру процессы, меню белән таныштылар һәм ашханәне карадылар. Әзерләнгән ризыкларны авыз итеп караганнан соң аларның сыйфатына бәһа бирделәр . Укучыларны тукландыруны оештыру буенча кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек
булды. -
Диктант здоровья 2024 17.09.2024

Обучающиеся гимназии приняли участие в федеральной образовательной акции «Диктант здоровья». Цель мероприятия – популяризация санитарно-гигиенической грамотности и норм здорового образа жизни. Участники «Диктанта здоровья» проверили свои знания по основным правилам личной гигиены, здоровому питанию и профилактике заболеваний. Участникам акции «Диктант здоровья» предстояло ответить на 39 вопросов (36 основных и 3 повышенной сложности) по правилам личной гигиены, санитарно-гигиеническим нормам, профилактике опасных вирусно-инфекционных заболеваний и здоровому питанию. Материалы для диктанта разработаны ведущими научными экспертами проекта Роспотребнадзора «Санпросвет».
«Диктант здоровья» проходит с 16 по 21 сентября. В акции могут принять участие все желающие старше 13 лет.
Чтобы принять участи в акции, перейдите по ссылке https://forms.yandex.ru/u/66e2f0f53e9d0832fe5d0150/
-
Всероссийская неделя родительской компетентности 17.09.2024

Уважаемые родители!
С 16 по 22 сентября 2024 г. проводится Всероссийская неделя родительской компетентности. Программа Всероссийской недели включает в себя открытые лекции, семинары, консультации и мастер-классы в очном и онлайн-форматах. Для участия во Всероссийской неделе необходимо выбрать дату, интересующую тематику и мероприятие, а также зарегистрироваться (для каждого мероприятия индивидуальная регистрация). Принять участие можно в неограниченном количестве мероприятий. В период проведения Всероссийской недели вам будет предоставлена возможность бесплатно получить адресную психолого-педагогическую, методическую помощь.
Ссылка на программу мероприятий Всероссийской недели:
https://ikp-rao.ru/vserossijskaya-nedelya/ -
Гимназия укучылары үзидарәсен (гимназия президентын) сайлау! 5 нче көн! 13.09.2024

13 нче сентябрьдә гимназиядә укучылар үзидарәсен (гимназия президентын) сайлау узды. Сайлау участогы үз эшен сәгать 10.00 да башлап җибәрде. Үзләренә ошаган кандидат өчен 5-11 нче сыйныф укучылары, шулай ук укытучылар да тавыш бирде. Сайлауда 7 кандидат катнашты.
-
Гимназия укучылары үзидарәсен (гимназия президентын) сайлау! 12.09.2024

4нче көн.
12 нче сентябрь көнне гимназия президентына кандидатлар үзләренең сайлауалды программасы белән таныштырды. Укучылар түбәндәге идеяләрне тәкъдим итте:
-уку сыйфаты дәрәҗәсен күтәрү;
- мәктәптә кызыклы һәм танып белү чаралары, спорт ярышлары уздыру;
-гимназия тормышын газета битләрендә якытырту;
-олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү һ.б. -
Гимназия укучылары үзидарәсен (гимназия президентын) сайлау! 11.09.2024

9 нчы сентябрьдән гимназиядә укучылар үзидарәсен сайлау кампаниясе эшен башлап җибәрде. Гимназия президенты постына 7 укучы үзенең кандидатурасын тәкъдим итте. Чәршәмбе, 11 нче сентябрь көнне әлеге укучылар “Беренчеләр хәрәкәте”нең “Другое дело” платформасында теркәлеп, төрле дәрәҗәдәге биремнәрне үти.
-
8 НЧЕ СЕНТЯБРЬ-ХАЛЫКАРА ГРАМОТАЛЫЛЫК КӨНЕ! 09.09.2024

8 сентябрьдә бөтен дөнья Халыкара грамоталылык көнен билгеләп үтә. Халыкара грамоталылык көне ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда ук игълан ителгән . Бу көннең төп максаты - җәмгыятьтә грамоталыкны арттыру. Бөтен тормышыбыз тел белән бәйле. Кешенең туган телдә гади текстларны мәгънәле уку һәм язу осталыгы грамоталылык дип атала. Телне белмәсәң, фән белән шөгыльләнү, аралашу, техниканы үзләштерү, яхшы эшкә урнашу мөмкин түгел.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #грамотностьНД
-
Өйрәнү эваукациясе 04.09.2024

2024-2025 нче уку елына район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек күрү максатында гимназиядә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү тревогасы булып үтте. Сигнал тавышын ишетүгә укучылар, укытучылар, гимназия хезмәткәрләре тиз арада гимназия бинасыннан чыктылар. Тревога нәтиҗәләре уңай бәяләнде, шулай да һәрберебез янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Янгын сүндерүче хезмәткәрләр тарафыннан Республика һәм муниципаль бәйгедә җиңү яулаган укучыларны грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
3 сентябрь- терроризмга каршы көрәштә төп көч — бердәмлек! 03.09.2024

3 сентябрь — терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Терроризм — бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты — физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.Татарстанда күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер- берсенең гореф- гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Ул авыр көннәрне бүген дә тыныч кына искә төшерү авыр. 2004 елның 1 сентябре... Террористлар Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбен тоткынлыкка- заложник итеп алалар. Меңнән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнеп, заложниклыкка алына, күп өлеше — мәктәп укучылары.Рәсми мәгълүматлар буенча, аларны коткару буенча махсус операция барышында 331 кеше һәлак булды, бик күбесе яраланды. Ике көн ярым эчендә террорчылар коточкыч кансызлык күрсәтү шартларында кешеләрне (нигездә, балалар, аларның ата-аналары һәм мәктәп хезмәткәрләрен) тоткарлый, хәтта аларның минималь табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән дә баш тарта. Өченче көнне 13 сәгать 5 минут тирәсендә мәктәпнең спорт залында шартлаулар яңгырый, соңрак янгын чыга. Нәтиҗәдә бина өлешчә җимерелә.











