Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
"Кояшкай" лагере 11.06.2015

11 нче июнь көнне "Смотр песни и строя" дип аталган хәрби чара үткәрелде. Беренче урынны 3 нче һәм 1 нче отрядлар бүлеште, икенче урынга 4 нче отряд ,ә өченче урын 5 нче отрядка бирелде.
-
"Кояшкай" лагере 10.06.2015
10 нчы июнь, ягъни чәршәмбе көнне Россия көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. -
"Кояшкай" лагере 10.06.2015
Чәршәмбе, ягъни 10 нчы июнь көнне балалар өчен китапханәгә поход оештырылды. Сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр бассейнга барды. 2, 3, 4 нче отряд белән “Умники и умницы” дип исемләнгән танып белү чарасы оештырылды. Төшке аштан соң, укучылар станцияләр буйлап, сүзләрне җыйдылар. Әлеге чара балаларны тагын да күмәкләштерде. Җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
"Кояшкай" лагере 09.06.2015
Сишәмбе, ягъни 9 нчы июнь - «Энергетик» мәдәният йортында балалар өчен курчак театры үткәрелде. "Маша и Медведь », «Сказка про Норку »дигән әкиятләр укучылар күңеленә хуш килде. Калган укучылар белән "Йолдызлар фабрикасы" дип аталган күңел ачу чарасы оештырылды. Көннең икенче яртысында футбол ярышы узды. 6 нчы отряд егетләренә тиңнәр булмады. -
"Кояшкай" лагере 08.06.2015
Дүшәмбе, ягъни 8 нче июнь көнне план буенча күңел ачу чарасы "Сабантуй" үткәрелде. Татар халкының милли бәйрәме турында төрле легендалар һәм аның килеп чыгышын сөйләделәр. Сабантуйда үткәрелгән бәйгеләрдә һәр бала да истәлекле бүләкләргә лаек булды. Көннең икенче яртысында балалар өчен күңелле стартлар уздырылды. Командалар арасында Җитезләргә тиңнәр булмады. -
Подготовка ко Дню России 05.06.2015

5 июня 2015 года в пришкольном лагере гимназии "Кояшкай" прошла подготовка к празднованию Дня России. Учителем истории Закировой Г. Х. была проведена беседа-презентация "Символы России". Также ребята получили задание от педагога-организатора нарисовать рисунки посвященные Дню России. В течении дня отдыхающие в своих отрядах совсместно с важатыми повторили гимн Российской Федерации. 11 июня пришкольный лагерь планирует посетить мероприятие "Всемирный День России. Защита символов России" на площади ДК "Энергетик". А также организовать в лагере смотр песни и строя и провести военно-патриотическую игру "Зарница".
-
"Кояшкай" лагере 05.06.2015
Җомга, ягъни 5 нче июнь - Балалар иҗат йортында "Семь-я» дип аталган күңел ачу чарасы оештырылды Укучылар төркемнәргә бүленеп, гаилә буларак көч сынаштылар Һәр гаиләнең үз фамилиясе, гаилә башлыгы һәм гаилә әгъзалары сайланды Беренче урынны Пухаяшвили, икенче урын ... - Букиннар, өченче урынны Гәрәевлар гаиләсе яулады. Көннең икенче яртысында балалар өчен "," дип исемләнгән чара узды. Һәр отряд бер кызыклы шигырь сөйләде һәм мәзәкне сәхнәләштерде. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. -
"Кояшкай" лагере 04.06.2015
Пәнҗешәмбе, ягъни 4 нче июнь - "Җәйге лагерьны ачу» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Беренче урынны яулаган 5 нче отрядка истәлекле бүләкләр тапшырылды Ә көннең икенче яртысында балалар педагог-оештыручы Хөснетдинова Венера Ринат кызы һәм Вәлиуллина Әлфия Халис кызы тарафыннан "Кем җитез, кем өлгер "дигән күңелле стартларда катнашты. -
"Кояшкай" лагере 03.06.2015
Чәршәмбе, ягъни лагерьның өченче көне- балалар өчен 41 нче янгын сүндерү бүлегенә поход оештырылды. Төшке аштан соң, укучылар белән "Урман аланында" дип аталган экологик викторина уздырылды. Иң яхшы җавап бирүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
"Кояшкай" лагере 02.06.2015
Лагерьның икенче көнендә "Тылсымлы ил" дип аталган тематик викторина үткәрелде.Балалар үзләре теләгән әкиятне сәхнәләштерделәр. Көннең икенче яртысында укучылар саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар һәм алар өчен "Күңелле стартлар" оештырылды.












