• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Солнышко" общеразвивающего вида" Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423520, Республика Татарстан, Заинский район, г. Заинск, ул. Комсомольская, д. 65"а"
Телефон: +7(855)-587-07-41
E-Mail: zai.Solnyshko@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
Руководитель: Сафиуллина Алия Сергеевна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 102 воспитанников
У нас учат: 12 педагогов

Новости МБДОУ "Детский сад "Солнышко"

Капелькой добра согреем душу!

Опубликовано: 01.12.2025

Янәшәбездә ветераннар, инвалидлар, сырхау өлкәннәр һәм балалар яшәвен без истә тотарга тиеш. Җылы сүзебез һәм игелекле гамәлләребез, игътибарыбыз белән аларга ничек тә ярдәм итү өчен без барысын да эшләргә бурычлы. Көндәлек кайгыртучанлык күрсәтүебез аларга вакытлы булса да авырлыкларын онытырга ярдәм итсен, күңелләрендә алдагы көнгә ышаныч тусын иде. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай көч тапкан, нык ихтыярлы, изге җанлы затларга карап сокланабыз. Алар үзләре һәрчак шат күңелле, кешеләргә игътибарлы, ачык йөзле. Безгә, сау-сәламәт булып та, еш кына тормыш авырлыкларыннан зарланырга яратучыларга үрнәк алар.
Инвалидлар декадасы башлану белән без "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән инвалидлар оешмасына бардык. Сабыйлар аларга үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Алар чыгышларны рәхәтләнеп тыңлап утырдылар. Безгә рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авырлыкларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына - терәк, сырхауларына - шифа, кайгы-хәсрәтләрдә юаныч булыйк.



К списку новостей