Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Балалр бакчасында Туган тел көне
Опубликовано: 29.04.2026Яшел Үзәннең 9 нчы балалар бакчасында Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үттеләр! Биредә туган телгә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай юбилеена багышланган якты һәм җылы бәйрәм узды. Балалар татар теле тәрбияче А.Г. Байбикова һәм музыка җитәкчесе В. Ф. Прокофьева белән бергә Туган мәдәният, шигърият һәм җырлар дөньясына чумдылар. Бигрәк тә Тукайның «И туган тел, и матур тел...» дигән җыры дулкынландыргыч яңгырады. Балалар аны шатланып, горурланып башкардылар! Бәйрәм күңелле генә түгел, белемле дә булды — балалар татар мәгьрифәте һәм яраткан шагыйрьнең иҗаты турында күп яңалыклар белделәр. Бу көнне онытылмаслык иткән һәркемгә рәхмәт!
К списку новостей








