• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең  йомгаклау этабы нәтиҗәләре 3 нче апрель көнне IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең  йомгаклау этабы Казан шәһәрендә узды. Әлеге этапта, 160 укучы арасыннан югары күрсәткечләр белән, Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гыйбадуллина Зәринә катнашты. Барлык сынауларны уңышлы башкарып, Зәринә җиңүче булды, I нче урын яулады. Котлыйбыз! Яшел Үзән районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттаровага һәм Зәринәнең гаиләсенә шушы бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерлек өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Егетләр, кызлар сайлап алу этабының 3 турын үтеп (сочинение язу, онлайн – әңгәмә, видео - визитка) финалга чыктылар.  Җюри финалистларга төрле сораулар биреп, белемнәрен сынады. Татар дөньясының үткәне, гореф-гадәтләре, шәхесләре турында сөйләшу алып барылды.  «Туган авылым» комплексында өлеш ясау буенча мастер-класс узды, егет-кызлар парлашып өлеш пешерделәр. Кызлар тышлыгын, ә инде егетләр эчлеген ясадылар. Соңрак сынаулар Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбендә дәвам итте. Биредә кызлар татар биюе буенча , егетләр спорт төрләрендә көч сынаштылар. Баллар билгеле булгач катнашучылар хөкемдарлар белән әңгәмә узды. Катнашучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында да булдылар. Биредә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде һәм үзенең котлауларын җиткерде. Шулай ук Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре Казанның игенчеләр сараенда булдылар, авыл хуҗалыгы тарихы музеен карадылар. Көнне йомгаклап, финалистлар Илгиз Зәйниевның пьесасы буенча куелган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карадылар.

Опубликовано: 06.04.2026

IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең  йомгаклау этабы нәтиҗәләре

3 нче апрель көнне IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең  йомгаклау этабы Казан шәһәрендә узды. 
Әлеге этапта, 160 укучы арасыннан югары күрсәткечләр белән, 
Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы  Гыйбадуллина Зәринә катнашты. 
Барлык сынауларны уңышлы башкарып, Зәринә җиңүче булды, 
I нче урын яулады. 
Котлыйбыз! 

Яшел Үзән районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттаровага һәм Зәринәнең гаиләсенә шушы бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерлек өчен рәхмәтебезне белдерәбез! 


 Егетләр, кызлар сайлап алу этабының 3 турын үтеп (сочинение язу, онлайн – әңгәмә, видео - визитка) финалга чыктылар.

 Җюри финалистларга төрле сораулар биреп, белемнәрен сынады. Татар дөньясының үткәне, гореф-гадәтләре, шәхесләре турында сөйләшу алып барылды.

 «Туган авылым» комплексында өлеш ясау буенча мастер-класс узды, егет-кызлар парлашып өлеш пешерделәр. Кызлар тышлыгын, ә инде егетләр эчлеген ясадылар. 

Соңрак сынаулар Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбендә дәвам итте. Биредә  кызлар татар биюе буенча , егетләр спорт төрләрендә көч сынаштылар. 
Баллар билгеле булгач катнашучылар хөкемдарлар белән әңгәмә узды.

Катнашучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында да булдылар. Биредә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде һәм үзенең котлауларын җиткерде.

Шулай ук Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре Казанның игенчеләр сараенда булдылар, авыл хуҗалыгы тарихы музеен карадылар. 

Көнне йомгаклап, финалистлар Илгиз Зәйниевның пьесасы буенча куелган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карадылар.



К списку новостей