Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды
Опубликовано: 05.02.2026«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды
3 февраль көнне Лаеш районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды.
Яшел Үзән районыннан муниципаль этап җиңүчесе Җәләева Кадерия Равил кызы, «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Осиново авылының «В.В. Карпов исемендәге лицей»ның туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы чыгыш ясады.
Укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Конкурсның зона этабы 2026 елның 20 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр республиканың тугыз зонасында уза. Зона этапларында барлыгы 54 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Сайлап алу йомгаклары буенча конкурсның йомгаклау этабына 20 укытучы чакырылачак.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» Бөтенрәсәй конкурсының финалы март аенда Казанда узачак. Абсолют җиңүче Татарстанны «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри конкурсында тәкъдим итәчәк. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында уза.
К списку новостей








