• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«МИЛЛИ МӘГАРИФ» СЕКЦИЯСЕ

Опубликовано: 25.08.2023

Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясе базасында 25 август көнне август киңәшмәсе кысаларында «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләр укытуның методик аспектлары» темасына милли  мәгариф секциясе утырышы узды.

Секция утырышында галимнәр, милли мәсъәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, тугат тел укытучылары катнаштылар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре укытучыларга яңа уку елында туган (татар) теле һәм әдәбиятын Федераль белем бирү программалары буенча укыту турында сәйләделәр:

Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты

Шәкурова Мөслимә Мәгъсум кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге  фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты

Абдуллина Диләрия Марат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге  фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

Программада каралган сораулар:

1. Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар белән методик эш оештыру  үзенчәлекләре.

2. Федераль белем бирү программалары. Туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләре.

3. Туган (татар) теле һәм әдәби укудан яңа буын дәреслекләрен апробацияләү.

4. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә нәтиҗәле эш проектлары.

5. Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую шартларында укучыларны туган телдән төп дәүләт имтиханына әзерләү

6. Сәләтле балалар белән эш оештыру. Сәләт Клублары эшчәнлеге              

7. Милли мәгариф өлкәсендә эш юнәлешләре. Яңа уку елына бурычлар

Шулай ук укытучыларны борчыган сораулар буенча түгәрәк өстәл артында әңгәмә дә узды.

 



К списку новостей