• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Ачасыр мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу» тапшыруында

Опубликовано: 13.04.2023

Ачасыр мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм» түгәрәге эшли. Аның җитәкчесе – укытучыбыз Гөлүсә Рафил кызы Кәбирова. Без түгәрәктә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, тарихы турында өйрәнәбез. Төрле чараларда катнашабыз.

12 нче апрель көнне укытучыбыз белән бергә Казан шәhәренә юл тоттык. «Шаян ТВ» каналында барган «Тамчы-шоу» тапшыруында  катнашу иде максатыбыз. Курка-курка бардык, билгеле. Әмма бик яхшы каршы  алулары безне бераз тынычландырды. Студиягә кергәч, гел тынычланып калдык.

Без ике командага бүленеп көч сынаштык. Төрледән-төрле сорауларга җавап бирдек, җитезлектә көч сынаштык.

«Шаян» телевидениесендә безгә бик ошады. Яңа уйлар, өметләр, идеяләр белән кайттык.

 

 



К списку новостей