• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Регионара Афзал Шамов укулары

Опубликовано: 07.04.2023

6 нчы апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар гимназиясендә Регионара Афзал Шамов укулары узды.

Быел  бәйгегә 5 номинациядә 134 эшкабул ителде. Укуларның географиясе киң колачлы, Татарстанның 11 районы, Казан шәһәре, Киров өлкәсе, Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары катнашты. Быелгы Укулар үз эченә «Иң матур шигырь»,  «Афзал Шамов мирасы»,  «Афзал Шамов турында истәлекләргә күзәтү»,   «Тау ягы, нинди мәһабәт син!»  (Тау ягына караган   география, биология, химия, физика өлкәләрендә фәнни-тикшеренү эшләре), «Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре иҗаты», «Афзал Шамовның  «Госпитальдә» хикәясеннән өзек рус, инглиз, немец, француз, төрек, гарәп телләренә  тәрҗемәдә»  секцияләрен алды.

Эзләнү-тикшерү эшләрен Казан Федераль университеты,  Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инситуты галимнәре,Татарстан язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  вәкилләре  бәяләде.  Галимнәр җитәкчелегендә һәйәт әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде.

Укуларның тантаналы өлешендә абруйлы кунаклар катнашучыларны котлады:

Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы - ветеран укытучы, Татарстанның атказанган укытучысы;

Камалова Лера Әхтәм кызы - фәннәр кандидаты, доцент,  КФУның Психология һәм мәгариф институты  башлангыч белем бирү кафедрасы төп хезмәткәре,  Фәннәр академиясенең, Россия Федерациясе педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы;

Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) -  татар шагыйре, журналист; галим, Россия Федерациясе  Журналистлар берлеге, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге   әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе ,   А.Алиш һәм  Г.Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире;

         Pифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) - татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты; 

Зиятдинова Гөлнур Рәис кызы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе.

 



К списку новостей