Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
| E-Mail: | S4.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 763 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
«ТӘЭСИР» Татар видеороликлары бәйгесенә НИГЕЗЛӘМӘ 08.10.2021

«ТӘЭСИР» Татар видеороликлары бәйгесенә НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендә яки татар теле турында төшерелгән
видеороликлар авторлары арасында уздырыла торган «Тәэсир»
республикакүләм бәйгесен оештыру һәм үткәрү тәртибен, анда катнашу
шартларын билгели.
1.2. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар
телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия)
ярдәме белән уздырыла.
1.3. Бәйгене оештыручы – «Матбугат.ру» порталы (алга таба –
Оештыручы).
2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары
2.1. Бәйге видеороликлар аша туган телне популярлаштыру максатында
оештырыла.
2.2. Бәйгенең бурычлары:
- Интернетта, социаль челтәрләрдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү;
- татар телендә яки татар теле турында видеороликлар төшерүчеләрне
барлау.
3. Бәйгедә катнашу шартлары
3.1. Бәйгедә видеоролик төшерүче һәр кеше катнаша ала.
3.2. Бәйгедә катнашуда территориаль яктан чикләүләр юк.
3.3. Бер айда бер автор иң күбе 3 видеоролик белән катнаша ала.
3.4. Һәр видероликның дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш.
3.5. Бәйгедә катнашучыларга таләпләр:
- 14 яшьтән өлкән булу;
- татарча ролик яки татар теле турында рус телендә ролик төшерү;
- бәйгедә коммерцияле татарча реклама роликлары да катнаша ала;
- бер үк катнашучы бәйгедә берничә тапкыр, әмма һәрвакыт яңа роликлар
белән катнаша ала;
- жюри әгъзалары бәйгедә катнаша алмый.
3.6. Эшләрне бәяләү критерийлары:
- эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
- татар телле роликларда татар теленең камиллеге;
- идея оригинальлеге;
- ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви
булуы;
- техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.)
4. Эшләрне бәйгегә җибәрү тәртибе:
4.1. Эшләр bayge.tatar@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
4.2. Эшләрне тапшырганда күрсәтергә тиешле мәгълүмат:
- канташучының исеме, фамилиясе, атасының исеме;
- катнашучының телефон номеры;
- видеога сылтама (эшләр файл буларак кабул ителми);
- ролик турында кыскача мәгълүмат (мәҗбүри түгел).
4.3. Бәйгедә катнашырга теләүченең bayge.tatar@mail.ru электрон
адресына хат җибәрүе әлеге Нигезләмә белән тулысынча килешүен һәм
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун (Федеральный закон от
27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных») нигезендә шәхси
мәгълүматларын кулланырга рөхсәт бирүен раслый.
4.4. Видеоролик авторының бәйгедә катнашуы факты – конфиденциаль
мәгълүмат түгел һәм бәйгенең рәсми сайтында, массакүләм мәгълүмат
чараларында күрсәтелергә мөмкин.
4.5. Видеороликның авторы әлеге видеороликны Интернетта, социаль
челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгедә катнашу
нисбәтеннән трансляцияләргә рөхсәт бирә.
4.6. Бәйгедә катнашуга тәкъдим ителгән видеороликларда авторлык
хокуклары яки башка юридик нормалар бозылуы очраклары өчен ролик
авторы җаваплы, Комиссия һәм бәйгене Оештыручы җаваплы түгел.
5. Жюри
5.1. Комиссия тарафыннан 5 кешедән торган жюри төзелә. Жюри
составына рәис һәм жюри әгъзалары керә.
5.2. Җибәрелгән эшләрне бәйгедә катнашуга кабул итү-итмәүне жюри
мөстәкыйль рәвештә хәл итә.
5.3. Жюри утырышында кимендә 3 (өч) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы
дип санала.
5.4. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар бирү саннары
тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч санала.
6. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү
6.1. Бәйгедә ай саен 3 җиңүче билгеләнә.
6.2. Беренче урынга – 50000 сум, икенче урынга – 30000 сум, өченче
урынга – 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.
6.3. Еллык нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр арасында 3 гран-при билгеләнә.
Аларга истәлекле дипломнар тапшырыла.
7. Бәйгене үткәрү сроклары
7.1. Бәйгегә гаризалар һәр айның 20нче числосына кадәр кабул ителә.
7.2. Жюри айның 30 числосына кадәр җиңүчеләрне билгели.
7.3. Айның җиңүчеләре киләсе айның 5нче числосына кадәр игълан ителә.
7.4. Бәйге 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.
7.5. Җиңүчеләр исемлеге Интернет челтәрендә https://matbugat.ru/ адресы
буенча урнашкан Оештыручының рәсми сайтында һәм https://bayge.tatar/
адресы буенча бәйгенең рәсми сайтында игълан ителә.
8. Бәйгене оештыручының бурычлары:
- Эшләрне кабул итү;
- Эшләрнең бәйге таләпләренә туры килүен тикшерү;
- Жюри туплау һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү;
- Бәйгенең документациясен алып бару;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә булу;
- Җиңүчеләрне бүләкләү.
9. Йомгаклау нигезләмәләре
9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр бәйгегә бирелгән акчалар
исәбеннән түләнә.
9.2. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән
килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.
9.3. Бәйгенең Интернетта рәсми бите: https://bayge.tatar /.
-
05.10.2021

-
01.10.2021

-
01.10.2021

-
01.10.2021

-
Культпоход в кукольный театр/ “Әкият” курчак театрына сәяхәт 11.09.2021

9 сентября учащиеся начальных классов СОШ №4 смотрели спектакль кукольного театра “Щенок, не умеющий лаять”. Это сказка о дружбе, верности и храбрости по мотивам произведений Г.Тукая.
Яшел Үзәнгә “Әкият” курчак театры килде. Башлангыч сыйныф укучылары, җыелышып, “Өрә белмәгән көчек” спектакленә бардылар. Курчакларның дуслык, тугрылык, батырлык турындагы әкияте балаларга бик ошады.
-
10.09.2021

10 сентября родители, обучающиеся, учителя СОШ №4 принимали активное участие во всемирной образовательной акции по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант».
Акция продолжается до 12 сентября. Трансляция диктанта пройдет на телеканалах ТНВ Татарстан и ТНВ- Планета. Начало трансляции в 11.00 по московскому времени.
10нчы сентябрьдә 4нче мәктәп «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды. Әти-әниләр, укытучылар, укучылар татарча диктант язып, үзләренең белем-күнекмәләрен тикшереп карадылар. Диктантта төрле милләт кешеләре катнашты, шулай итеп, алар татар теленә хөрмәтләрен белдерде. Күңелле очрашу һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.
Диктант язарга теләүче башка әти-әниләр, укучылар 11, 12 сентябрьдә дә ТНВ каналы буенча диктант яза алалар. Башлана: сәгать 11дә.
-
Доска Почета 08.09.2021

В день Республики Татарстан в городе на Доске Почета разместили портреты зеленодольцев, внесших вклад в развитие Зеленодольска в 2021 году. Среди директор нашей школы Любина Светлана Борисовна и выпускник нашей школы Ермольев Илья, сдавший экзамен по биологии на 100 баллов.
Свою благодарность активным горожанам выразил мэр Зеленодольска Михаил Афанасьев : «Ваши портреты сегодня украсили Доску почета. Это высокая степень признания заслуг перед городом. Своих вершин вы достигли в разных сферах, но объединяет вас одно – все вы любите Зеленодольск. Я в этом уверен!»
-
08.09.2021

В день знаний что вам пожелать?
Учились чтобы вы на пять,
Чтоб с радостью и без забот
Прошел у вас учебный год,
Вам знаний новых и стремлений,
Полезных, нужных вам умений,
Пусть помогают вам всегда
Любимые учителя!1 сентября наша школа вновь распахнула двери, для всех учащихся школы. На торжественной линейке разыгрывается театрализованное представление для самых юных учащихся школы. Звучит напутственная речь директора Любиной Светланы Борисовны и первый звонок.
-
08.09.2021

В школе была проведена учебная тренировка по антитеррору и пожарной эвакуации обучающихся и педагогов из здания
В ходе тренировки проверены основные и запасные выходы и первичные средства пожаротушения.
Вывод обучающихся и персонала из здания школы проведен организованно, в соответствии с инструкциями о правилах поведения эвакуируемых, о действиях персонала во время эвакуации.
Учебная тренировка проведена без нарушений, в полном соответствии с инструкциями и показала положительную динамику продолжительности вывода обучающихся и персонала из здания школы








