• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 259 учащихся
У нас учат: 21педагог

Все школьные новости

V Межрегиональные чтения имени Равиля Сайфутдинова/V төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары.

Опубликовано: 15.04.2026

     15 нче апрельдә мәктәбебездә якташ шагыйребез, укытучы Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган «V төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары» узды. Ул Казан федераль университеты, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәре 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашында оештырылды. Бәйгегә Курган өлкәсе, республикабызның Апас, Саба, Яшел Үзән районнары,  Казан шәһәре мәктәпләреннән 128 эш кабул ителгән иде.           Якташ шагыйребезгә багышланган чарада Сәләхова Роза Әбрар кызы – ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе информацион-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты; милли-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре  Гыйльметдинова Рузилә Әмир кызы – ТР Хөкүмәте Документлар белән тәэмин итү идарәсендәге Редакторлар экспертизасы һәм тәрҗемәләр бүлегенең баш белгече;  Шиһапова Илсөяр Илдус кызы – Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты; сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече; Шәйхетдинов Тимерхан Нурислам улы – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары, җәмәгать эшлеклесе; Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин – Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе; Гайсина Суфия Искәндәр кызы – Татарстанның атказанган укытучысы, җәмәгать эшлеклесе; укучылар, укытучылар һәм әти – әниләр катнашты.

         Катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнде. Күңелләрне җилкендерерлек биюләр, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Мәктәп укучылары тарафыннан Равил Сәйфетдиновның “Тукай – Мулла илендә” дигән әсәре сәхнәләштерелде.

        Тантаналы чарада укучылар иҗади көчләрен сынаштылар. Укучылар Равил Сәйфетдиновның шигырьләрен ихлас күңелдән һәм  ләззәт белән сөйләделәр; үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч  осталык һәм зәвык белән башкарылган иде. 

     Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле казыйлар бәяләде һәм урыннар билгеләде. Кыйммәтле киңәшләрен дә бирергә онытмадылар. Укытучыларның методик эшкәртмәләре, укучыларның тикшеренү эшләре (проектлары) педагогика фәннәре докторы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге КФУ галимнәре тарафыннан бәяләнде. Катнашучы барлык укучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп директоры Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов катнашкан һәр укучыга, укытучыга  һәм килгән кунакларга  олы рәхмәтен җиткерде.  


Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"

К списку новостей