Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
16нчы мәктәпкә - 17 ел тулды. 05.12.2013

16нчы мәктәпкә - 17 ел тулды.
Мәктәп тормышы... әлеге сүзләр үз эченә күп төрле мәгънә туплаган. Бу күп кырлы һәм катлаулы процесс. Мәктәп, гаилә һәм җәмгыять бергә эшләгәндә генә заман таләпләренә җавап бирерлек, тормыш авырлыкларын җиңә алырлык, үз максатына ирешә алырдай шәхес тәрбияли алачак. Тәрбия мәгарифнең мөһим һәм аерылгысыз бер юнәлеше. Ул яшь буынның үсеш мөмкинлеген киңәйтергә һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче әхлакый һәм мәдәни йогынты ясау чарасы да булып тора.
Шуңа күрә без мәктәбебездә зур оешканлык белән традицион бәйрәмнәр, юбилей-кичәләре, кызыклы очрашулар үткәрергә тырышабыз.
Әле күптән түгел генә мәктәбебезнең 17 еллык туган көнен билгеләп үттек. Укучылар аңа бер ай ныклап әзерләнделәр: мәктәп бизәлде, бәйрәм программасы буенча һәр класс ясалган чыгышларында мәктәп яки уку темасына төрле номерлар тәкьдим итте. Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды . 6 сыйныф укучылары (укытучысы Шавалиева А.Н.) инглиз телендә “Унике ай” әкиятен сәхнәләштерделәр, без барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда йөрдек. Бию түгәрәге җитәкчесе Шигапова Г.С. өйрәткән татар халык биюләрен (10 сыйныф), “Каз канатын”(7 сыйныф), “Буги-Вуги”ларны залда утыручылар сокланып карады. Җырга осталыгын Садриева К., Зинатуллина В. (10 сыйныф), укытучы Алиев Ш.К. һәм концерта катнашкан профессинал җырчы әниебез Мухутдинова Лилия Гомәр кызы күрсәттеләр.
Шулай ук бу бәйрәмдә традиция буенча түбәндәге номинацияләргә: “Ел укучысы” (Шайхутдинов Т. 6 сыйныф), “Популяр укучы” (Бакиров Б. 10 сыйныф), “Йөрәгемне балаларга бирәм” (Садриева Д.С.) “Ел укытучысы” (Шамсиева Р.М.), “Популяр укытучы” (Закирова А.Н.) нәтиҗә ясала.
Педагог-оештыручы Садриева Д.С.
Эш тел. 3-75-04
-
Бер күрешү – үзе бер гомер 22.11.2013

Бер күрешү – үзе бер гомер
Һәр төбәк, һәр як үзенең танылган шәхесләре белән билгеле. Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйрилары, тамырлары белән бәйләнгән Р.Фәхретдиннәре, Ф. Шәфигуллиннары һәм А.Шамовлары, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Шул төбәкнең уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһәм чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче, Мулла Иле мәктәбендә 45 ел буе берөзлексез ихлас күңелдән хезмәт куючы, танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов белән 22 нче ноябрь көнне шәһәребезнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта мәктәбендә җылы очрашу булып узды. Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Яшел Үзән милли-мәдәни үзәгенең һәм “Тукай фонды”ның җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова, журналист, шагыйрь Александр Сергеевич Филиппов, Яшел Үзән муниципаль районы Мәгариф идарәсе баш белгече Рәйхан Абдулла кызы Мостафина, ”Яшел Үзән” газетасы хәбәрчесе, журналист Әлифел Таразова, Яшел Үзән телевидениесе хәбәрчесе Рузия Дәүләтшина һәм Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Хәкимова Фәния Габделбәр кызы катнашты.“Туган як моңнары” дигән әлеге әдәби-иҗат кичәсенә шәһәребез һәм районыбызның күренекле шәхесләре, мәктәпләрдән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм кадерле укучылар җыелган иде. “Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл”, - дигән сүзләре аның бар томыш асылына, яшәешенә һәм тоткан кыйбласына туры килә. Ару-талуны белми тырышып хезмәт итү аңа бәхет, кадер-хөрмәт, халыкның чиксез мәхәббәтен биргән. Ул коеп куйган укытучы, телебез һәм әдәбиятыбыз сагында бүген дә уяу торучы зыялы шәхес. Саллы фикер, сәнгатьле сөйләм,нәфис сүз осталыгына ия зат ул. Юкка гына аны Илдар Юзеев “Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес” димәгәндер.
Равил ага – олы иманлы, олы йөрәкле, күңеле изгелек һәм үгет-нәсыйхәт белән тулы аксакал зат. 2005 нче елдан Мулла Иле авылында имам-хатыйп вазифаларын башкара. Халыкның рухи-әхлакый халәте һәм киләчәге өчен җан атып яши ул бүген дә.
Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә бәйге төсен дә алды. Р.Сәйфетдинов үзенең тормыш юлы турында һәм шигырьләрен ихлас күңеленнән һәм шулкадәрле ләззәт белән сөйләде! Кунаклар һәм балалар аның фикер байлыгына, сөйләм сафлыгына, телебезнең аһәңен оста ирештерүенә таң калдылар. Укучылар үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр.
Гайсина Суфия Искәндәр кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
-
Ата-аналар җыелышы 20.11.2013

Ата-аналар җыелышы
2013 нче елның 20 нче ноябрендә мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта татар мәдәни иҗтимагый үзәк җитәкчесе Филлипова Клара Мәрдановна, мәгариф бүлегеннән мәгълүмати-методик үзәк директоры Сәлахова Роза Абраровна катнашты. Мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. ата-аналарны мәктәпнең бүгенге көн казанышлары һәм проблемалары белән таныштырды.«Балаларга әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре» темасына Габтелхәмит хәзрәт чыгыш ясады.
-
Гуманная педагогика Ш.Амонашвили. 19.11.2013

В МБОУ «СОШ №16» прошел республиканский семинар по теме: «Гуманная педагогика как условие качественного обновления современного образовательного и воспитательного пространства»
Участвовали 54 педагога из разных районов и городов Республики Татарстан. Из г.Зеленодольска участвовали гимназия №3, №5, №10, лицеи №9, №14, СОШ №11, №1, №15, ДОУ №18. Кураторами данного семинара были:
1. Руднева Яна Борисовна, проректор по научной и инновационной деятельности ГАОУ ДПО «ИРО РТ»
2. Вагизова Рузалия Ахатовна, старший научный сотрудник ГАОУ ДПО «ИРО РТ».
3. Зайцева Ирина Ивановна, руководитель центра гуманной педагогики по РТ.
4. Салахова Р.А., директор МБУ “ИМЦ ЗМР РТ”
5. Сафина В.Р., методист МБУ “ИМЦ ЗМР РТ”
-
Всероссийская Олимпиада по русскому языку, культуре и литературе. 17.11.2013

Поздравляем ученицу 7 класса Зигангирову Камилю, удостоенную Дипломом первой степени Всероссийской Олимпиады за проявленные глубокие знания по русскому языку, литературе, культуре.
-
Музей естественной истории Татарстана 13.11.2013

Мы ездили на экскурсию в музей естественной истории Татарстана.
-
Драматический театр им.С.Амутбаева. 12.11.2013

Лауреат республиканской премии им.Мусы Джалиля. ГАУК РТ "Мензелинский татарский государственный драматический театр им.С.Амутбаева"
Гаяз Исхакый (Р.Садриев инсценировкасы) "Сөннәтче бабай" ("Мусульманин") Моңсу комедия.
-
Международный конкурс художественного творчества 31.10.2013

Поздравляем участников Международного конкурса художественного творчества "Птицы Поднебесья"
Хабибуллина Булата - 3 класс,
Валиева Рустама - 3 класс.
Молодцы!
-
Международный конкурс художественного творчества "7Я" 31.10.2013

Поздравляем участников Международного конкурса художественного творчества "7Я"
Валиева Рустама - 3 класс, Сайфутдинову Лилию - 3 класс.
Молодцы!
-
Мәктәптә корбан ашы. 30.10.2013

Мәктәптә корбан ашы.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, 16 нчы мәктәптә, бүген, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә багышланган корбан мәҗлесләре оештырылды. Корбан ите Яшел Үзән шәһәр һәм район мөхтәсибәт идарәсе тарафыннан тапшырылды. Максатыбыз бер, балалар гореф-гадәтне белеп үсәргә тиеш. Аңа омтылырга тиеш. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган, аны олылар белән берлектә балалар да беләргә тиеш. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.Мәҗлес башланганчы актлар залында Габделхәмит хәзрәт балаларга үзенең тәрбия буенча үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде , шулай ук дога укый белүче укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, Коръән аятъләре укыдылар. Балалар белән бергә сыйныфны җитәкләүче укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре катнаштылар, даими кунакларыбыз - әбиләребез корбан ашыннан авыз иттеләр. Әлеге корбан мәҗлесләре барысының да күңелләренә хуш килде дип уйлыйм.











