• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №49 "Чулпан" села Большие Яки Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Җәке авылының 49 нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422525,Республика Татарстан, Зеленодольский район, села Большие Яки,улица Школьная, дом 1
Телефон: +7(843)-716-61-22
E-Mail: gssh-1959@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №49 "Чулпан"д.Б.Яки ЗМР РТ
Руководитель: Шакирова Гульнур Султановна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 16
У нас учат: 2

Новости садика

Әтиләр бәйрәме.

Опубликовано: 22.02.2019

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип  кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.

Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы, терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

22 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан   «Чулпан» балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне зарыгып көттеләр һәм бик яхшылап әзерләнделәр.

Бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган шигырьләре һәм җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы – икенче өлеш иде. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп спорт эстафетасында көч сынаштылар. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Кызлар әтиләренә, егетләребезгә, бәйрәм бүләге итеп, бик матур биюләрен бүләк иттеләр. Бакчабызда тәрбияләнүче 17баланың әтиләре, бабайлары, дөньяның бөтен мәшәкатен онытып ,бәйрәмдә бик актив катнашты.Тәрбияче Ләйсән Шайхулловна, музыка җитәкчесе Гөльнара Камилевна җитәкчелегендә әзерләнгән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды. Үзләренең бәйрәмнәрендә әтиләрен күрү балалар өчен иң зур бәйрәм бүләге булды.

Мондый чаралар балалар күңелендә тирән эз калдыра, патриотлык хисе, әтиләре, бабайлары белән горурлану хисе тәрбияли, малайларда кыю, батыр солдат булу теләге уята.Балаларның әтиләренә булган олы ихтирамы сүнмәсен! Әтиләре кебек хөрмәткә лаек кешеләр булып үссеннәр. Әтиләре балаларына үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрен биреп, аларга таяныч булып яшәсеннәр!

Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. 



К списку новостей