Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №49 "Чулпан" села Большие Яки Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Җәке авылының 49 нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422525,Республика Татарстан, Зеленодольский район, села Большие Яки,улица Школьная, дом 1 |
Телефон: | +7(843)-716-61-22 |
E-Mail: | gssh-1959@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №49 "Чулпан"д.Б.Яки ЗМР РТ |
Руководитель: | Шакирова Гульнур Султановна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №49 "Чулпан" села Большие Яки Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Җәке авылының 49 нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
22 март - Бөтендөнья су көне. 25.03.2019
1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Шул уңайдан безнең "Чулпан" балалар бакчасында “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә – сөйләшү, кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде.
-
8 март! 08.03.2019
Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны.
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем куллары өйне, җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме ул- Хатын-кыз!
Хөрмәтле хатын-кызлар әбиләр, әниләр, апалар, кызлар, сезне барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сәламәтлек , ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!
-
Наша фотозона на 8 марта. 28.02.2019
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы. 28.02.2019
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Бакчабызның тәрәзә төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә дә ярдәм итә.
-
Тәрбиячеләр белән балаларнын кумәк эше. 28.02.2019
-
Итоговое занятие по ФЦКМ на тему "Витамины круглый год". 28.02.2019
-
Әтиләр бәйрәме. 22.02.2019
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.
Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы, терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
22 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Чулпан» балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне зарыгып көттеләр һәм бик яхшылап әзерләнделәр.
Бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган шигырьләре һәм җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы – икенче өлеш иде. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп спорт эстафетасында көч сынаштылар. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Кызлар әтиләренә, егетләребезгә, бәйрәм бүләге итеп, бик матур биюләрен бүләк иттеләр. Бакчабызда тәрбияләнүче 17баланың әтиләре, бабайлары, дөньяның бөтен мәшәкатен онытып ,бәйрәмдә бик актив катнашты.Тәрбияче Ләйсән Шайхулловна, музыка җитәкчесе Гөльнара Камилевна җитәкчелегендә әзерләнгән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды. Үзләренең бәйрәмнәрендә әтиләрен күрү балалар өчен иң зур бәйрәм бүләге булды.
Мондый чаралар балалар күңелендә тирән эз калдыра, патриотлык хисе, әтиләре, бабайлары белән горурлану хисе тәрбияли, малайларда кыю, батыр солдат булу теләге уята.Балаларның әтиләренә булган олы ихтирамы сүнмәсен! Әтиләре кебек хөрмәткә лаек кешеләр булып үссеннәр. Әтиләре балаларына үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрен биреп, аларга таяныч булып яшәсеннәр!
Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.
-
Итоговое интегрированное занятие "Животные жарких стран". 18.02.2019
-
Осторожно грипп и ОРВИ! 18.02.2019
Уважаемые родители!
В период сезонного подъема заболеваемости острыми вирусными респираторными инфекциями (ОРВИ) и гриппом родителям особенно важно и нужно соблюдать меры профилактики и наблюдать за состоянием здоровья своего ребенка. Дети особенно восприимчивы к вирусам гриппа и ОРВИ, они тяжелее переносят заболевание и относятся к группе риска по неблагоприятному течению заболевания и развитию осложнений. В основном вирусы гриппа и ОРВИ передаются от человека к человеку через кашель или чихание больного воздушно-капельным путем.
-
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлил! 15.02.2019
“Чулпан” балалар бакчасында каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең иҗатына багышланган тирән эчтәлекле иртә узды.
Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.
Әлеге иртә балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аңа атап язган җырларны балалар чын күңелдән илһамланып башкардылар. Шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Яшь ана” кебек җанга үтеп керә торган шигырьләрен сөйләделәр. Балалар хәтта шагыйрь кечкенә вакытта яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын да уйнадылар. Әлеге кичә кысаларында әти-әниләр белән бергә Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Сугыш чорында күпме авырлыклар күрүенә карамастан, Муса Җәлилнең күңел төшенкелегенә бирелмәве, үз Ватанының герой улы булуы, концлагерьда вакытта авыр шартларда мәңге үлмәс, мәгънәле шигырьләр язуы экранда чагылдырылган сурәтләр аша тасвирланды.
Җәлилнең тормышы җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез.Аның шигырьләре хәзерге яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирә, балаларыбызның Җәлил кебек курку белмәс, үз Ватанына тугры булган уллар һәм кызлар булып үсүендә зур роль уйный, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә. Бәйрәмебез балалар башкаруында “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры һәм "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштеру белән тәмамланды.