Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хәерле юл, мәктәп иленә! 01.09.2018

01.09.2018. Бүген бездә зур бәйрәм – беренче кыңгырау бәйрәме! Бүген безнең нәни дусларыбыз, 52 кыз һәм малай— 1 сыйныф укучылары – тәүге тапкыр мәктәпкә килделәр.
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,Әйдәп белем иленә!
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
Хәтер көне 22.06.2018

22 июнь көне халкыбыз хәтерендә, тарихта кайгы, хәсрәт, күз яшьләре китергән кара көн булып саклана.
“Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар бу көнне әлеге датага багышланган чараларда катнаштылар. Бистә күләмендә үткәрелгән митингта шигырьләр сөйләделәр, герой – шәһәрләр турында мәгълүмат алдылар, авыл китапханәсендә бу темага оештырылган китаплар күргәзмәсендә булдылар.
-
«Кояшкай»да Сабантуй! 16.06.2018

Сабантуе — хемәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,
Бәйрәм иттек көн буе!Мәктәп яны лагеренда оештырылган Сабантуй бәйрәмендә балалар милли уеннар уйнап, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар, җырлап – биеп бәйрәм иттеләр. Сабантуйда һәркем бүләккә ия булды. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Без Россиядә яшибез 12.06.2018

“Кояшкай” мәктәп лагеренда 12 июнь - Россия көненә карата патриотик рухтагы тәрбия чаралары үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне үткәрә башлау тарихын белделәр, Россиянең дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, бергәләп гимн җырладылар. Чара кызыклы викторина, җырлар, уеннар белән бәйләп алып барылды.
Соңыннан шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләргә призлар тапшырылды.
-
Имя твое - Россия 08.06.2018

08.06.18 в Осиновской библиотеке состоялся Час патриотизма «Имя твое - Россия» для учащихся 4 - 6, 8 классов пришкольного лагеря «Кояшкай».
Мероприятие сопровождалось презентацией о символах России, флаге, гербе, гимне и неофицальных символах России. Слушали стихи о Родине, о флаге. Вспомнили пословицы о Родине. Ознакомились с множеством книг о России. Мероприятие ребятам очень понравилось.
Также, ко Дню России, была организована выставка книг о России.
Зав.библиотекой: Г. Г. Галимуллина
-
«Кызыл, сары, яшел…» 08.06.2018

Җәйге каникуллар тыныч, күңелле узсын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт истә тоту мөһим. Юлларда йөргәндә дә аларны төгәл үтәргә кирәк.
“Кояшкай” лагеренда бу темага күп төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсенә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килде. Алар балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге турында кабат искәрттеләр. Укучылар бу темага спектакль күрсәттеләр, төрле кызыклы биремнәр үтәп, бу өлкәдәге белемнәрен барладылар.
-
Интересное рядом 05.06.2018

В дни летних каникул учащиеся 5А класса вместе с родителями посетили предприятие по производству молочной продукции «Данон». Экскурсия была интересной, познавательной и вкусной. Показали все этапы огромного и сложного производства: от поступления молока до упаковки готовой продукции. Ребята получили возможность познакомиться с профессиями: технолог пищевой продукции, лаборант, технолог-инженер.
Классный руководитель Мустафина Э.М.
-
Кояшлы «Кояшкай» 01.06.2018

Бүген “Кояшкай” мәктәп лагерен ачу тантанасы үткәрелде. Педагог – оештыручы, тәрбиячеләр тарафыннан балалар өчен кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр әзерләнде. Алар матур биюләр, җырлар белән аралашып барды. Соңыннан балалар өчен дискотека оештырылды.
-
Бәйрәмнәр кирәк безгә! 30.05.2018

29.05.2018. Кыңгырау чыны дүртләрне буген дәште зур бәйрәмгә – башлангыч сыйныфларның чыгарылыш кичәсенә.
Ямьле май иртәсен күреп
Күңелләр канатланды.
Бүген бездә бәйрәм дуслар
Укулар тәмамланды!
Бәйрәм белән барыгызны
Котлыйбыз дуслар!
-
Бездә кунакта “Сәләт-Яшел Үзән” Клубы 19.05.2018

Безгә кунакка Яшел Үзән районы 16 гимназиясе “Сәләт-Яшел Үзән” Клубы активы килде. Клубның рәисе Тимерхан абый гимназия укучыларын Сәләт эшчәнлеге, җәйге аланнары, “Сәләт-Яшел Үзән” Клубы тормышы белән таныштырды. Укучылар өчен Тимерхан абыйның командасы “Татар милли уеннары” дигән темага спорт квестын оештырды. Татар халкы уйлап тапкан уеннар белән танышу безнең 5-8 сыйныф укучылына бик ошады. Очрашу һәм квест бик шәп булды. Әфәрин.
Мустафина Т.И.






