Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
12.02.2019

Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай.
9 нчы февральдә сәнгать атналыгы кысаларында 5нче, 6нчы сыйныф укучылары арасында милли ашлар бәйгесе булды. Укучылар әниләре, дәү әниләре белән бергәләп ярышка ныклап әзерләнгәннәр. Чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, баллы бәлеш ,кекс, тортлардан табыннар сыгылып торды. Жюри һәр эшне югары бәяләде. Укучыларның милли рухта, тырыш, ярдәмчел булып үсүе күңелләрне шатландырды.
-
Сәнгать атналыгы 07.02.2019

Сәнгать атналыгы кысаларында гимназиядә язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерү оештырылды. ” 5б сыйныфы “Как старик корову продавал” С.Михалков әкиятен күрсәттеләр. Бу эштә әти-әниләр һәм укытучылар,укучылар берлектә эшләделәр. Афәрин! Уңышлар!
-
Сыйныфташларыбызны җиңү белән котлыйбыз! 06.02.2019

.7 нче «а» сыйныфы укучысы Бабаҗанов Илназны “Ак Барс” көрәш сараенда узган “Көрәш” буенча турнирда 2 нче урын алуы белән котлыйбыз!
-
06.02.2019

Гимназиябездә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында сыйныф сәгатьләре үтте.
9-11 нче сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатен махсус чакырылган кунак Третьякова Марина Николаевна уздырды. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Марина Николаевна Кайнар нокталардагы һава десанты полкында көрәшкән батырлар турында бик кызыклы итеп сөйләде.
-
Сәнгать атналыгы 05.02.2019

-
04.02.2019

6 нчы “а” сыйныфы укучысы Корманова Зиләне татар теленнән Республика олимпиадасы призеры булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Зилә, алга таба да уңышлар сиңа!
-
Регистрация участников на ЕГЭ -2019 проходит до 1 февраля 2019 года 31.01.2019

-
Яшәсен тынычлык! 31.01.2019

Бүген патриотик җырлар башкару бәйгесенең бәйрәм-концерты узды. Хөрмәтле кунагыбыз булып, Осиново мәктәбенең ветеран укытучысы А.Д.Архипова булды.
Анастасия Дмитриевна сугыш чоры балачагы турында, тырышып укыганы-эшләгәне, атаклы кешеләр белән очрашулары турында бик кызыклы итеп сөйләде. Күкрәгенә тезелгән орден-медальләр фидакәръ хезмәтенең җимешләре булып тора. Ул безгә намус һәм гадел, туган илгә тугрыклы булып үсүебезне теләде.
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
30.01.2019

21 нче гыйнвардан 26 нчы гыйнварга кадәр география атналыгы узды.
Атна төрле ярыш, бәйге, тамаша, уеннарга гаять бай һәм кызыклы булып чыкты.
21 нче гыйнварда 5-7 нче сыйныф укучылары арасында “Туган ягым табигате” дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырылды.
22 нче гыйнварда 7нче “а” һәм 7нче “б” сыйныфы укучылары белән “Материклар һәм океаннар” темасына географик турнир уздырылды.
23 нче гыйнварда 6 нчы “а” һәм 6 нчы “б” сыйныфы укучылары белән “Тапкырлар һәм зирәкләр” уены булды.
24 нче гыйнварда 8 нче “а”, 8 нче “б”, 8 нче “в” сыйныфлары “Россия табигате” дигән географик ярышта көч сынаштылар.
25 нче гыйнвар көнне 5 нче”а”, 5 нче “б”, 5 нче “в” сыйныфы укучылары “Кышкы табигать” дип аталган телдән үткәрелгән журналда бик теләп катнаштылар.
6-9 нчы сыйныф укучылары “География дөньясында” дигән газета чыгардылар.
26 нчы гыйнварда 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган ягым буйлап...” дигән уен оештырылды.
-
29.01.2019

Ватанга дан җырлыйбыз!
28.01.2019. гимназиянең 1-11 сыйныф укучылары арасында “Ватанга дан җырлыйбыз!” патриотик җырларны башкару бәйгесе үткәрелде. Зур күтәренке рух белән, зур дулкынлану белән, бигерәктә башлангыч сыйныфлар өчен, бу бәйге зур вакыйга булып калды.
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.






