муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №14» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Тургенева, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-715-54-35 |
| E-Mail: | Licey.14@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №14" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Купоросова Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 933 ученика, из них иностранных граждан - 11 |
| У нас учат: | 44 педагога |
Новости лицея №14
Син яшәсенгә яшимен, и газиз туган телем!
Опубликовано: 19.12.2013Бу елның 4нче декабрендә туган ягым – Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылына кайтырга туры килде. Бу көнне авылыбызның быел гына төзелгән яңа клубында “Син яшәсенгә яшимен, и газиз туган телем” дип исемләнгән кичә булды. Бу кичә филология фәннәре докторы, профессор, тел галиме Фәрит Йосыповка багышланган иде. Фәрит абый фәнни хезмәтләре, гыйльми дәрәҗәләре, уку әсбаплары, китаплары белән безнең Олы Карагуҗа авылын бөтен җиһанга тараткан кеше. Бу кичәгә Яшел Үзәннең Мәгариф бүлегеннән дә, Казан (Идел буе) Федераль университетының Яшел Үзән филиалы татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы Олег Ришат улы Хисамов, Фәрит абыйның тормыш иптәше Әлфинур апа, туганнары да, шулай ук студентлары да кайткан иде. Мин күренекле якташым белән чиксез горурланам. Шушы көнне үземә мәңге онытылмаслык рухи азык алдым.
К списку новостей












