муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №14» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Тургенева, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-715-54-35 |
| E-Mail: | Licey.14@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №14" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Купоросова Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 933 ученика, из них иностранных граждан - 11 |
| У нас учат: | 44 педагога |
Новости лицея №14
Онытмабыз, бөек Тукай, сине!
Опубликовано: 26.04.2011Татарстан республикасында “2011 ел - Тукай елы” дип игълан ителде. Әйе, чыннан да, татар әдәбиятына тирән эз калдырган әдипләрдән берсе ул - ГабдуллаТукай шигърият күгендәге иң якты йолдыз, халкыбызның бөек җырчысы. Шуңа күрә безнең лицейда да мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә “Тукай эзләре буенча” дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Биредә татар теле укытучылары шагыйрьнең авыр тормыш юлы, искиткеч әсәрләр иҗат итүе, иҗатташлары, аның дуслары турында сөйләделәр. Г. Тукай шигырьләре укучылар тафыннан сәнгатьле итеп сөйләнелде, аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Шулай ук бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе дә оештырылды.Бу көнне Тукай иҗатын якын күргән һәр бала үзенә рухи байлык алып китте.
К списку новостей












