муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №14» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Тургенева, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-715-54-35 |
| E-Mail: | Licey.14@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №14" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Купоросова Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 933 ученика, из них иностранных граждан - 11 |
| У нас учат: | 44 педагога |
Новости лицея №14
“Мин татарча сөйләшәм!”
Опубликовано: 04.04.2011
Анам теле – миңа халкым теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның,
Кеше булырга да хакы юк.
2006 нчы елдан “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акция уткәрелә башлады. Бу чарага барлык халыклар да бик рәхәтләнеп кушылдылар. Бәйгедә катнашуның максаты халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга җәлеп итү. Бу акция 14 нче лицейда да үзенчәлекле үтте. Бу акция кысаларында мәктәптә бәйгенең программмасы төзелде, төрле чаралар уздырылды. Һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнаштылар. Русча сөйләшүче балалар өчен бу чаралар телләр белүнең файдасы күп булуын раслады. Алар татар милләтеннән булган иптәшләре белән, бер-берсе белән татарча исәнләштеләр, саубуллаштылар. Ашханәдә, шифаханәдә китапханәдә татарча сөйләшергә тырыштылар. Ашханә хезмәткәрләре балаларга татар халкының милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Татар телендә сөйләшкән балаларга беренче чиратта хезмәт күрсәттеләр. Алар токмачлы аш, гөбәдия, бөккән, өчпочмак кебек ризыкларны авыз иттеләр. Үткәрелгән чараларда үзләре өчен бик күп файдалы мәгълумат алдылар. Бу чаралар уңышлы үтте дияргә була, чөнки мәктәп татар сөйләшүе белән шаулап торды.
К списку новостей












