МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Имею право 20.01.2016

Пришли итоги муниципального конкурса "Имею право". В возрастной категории 10-12 лет Ахметшина Альфинур заняла 1 место, Тухбатуллина Диляра 2 место. Поздравляем!
-
Нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектерелә? 12.01.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген искәртә.
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда.
14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда.
16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда.
Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исеңдә тот! 11.01.2016

Кышкы каникуллар вакытында республикабызда янгын чыгып, балаларның гомерләре өзелде. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен укучыларга "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исеңдә тот!"-дип исемләнгән класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Халыкара "рәхмәт" көне. 11.01.2016

Бүген халыкара "рәхмәт" көне. Әлеге сүзнең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Чит илләрдә бу көнне әти-әниләргә, туганнарга, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән.
-
Благодарственное письмо 05.01.2016

Государственное бюджетное образовательное учреждение центр педагогического мастерства и оргкомитет олимпиады "Плюс" благодарят МБОУ "Кугушевская ООШ имени Г. Айдарского ЗМР РТ" за успешные выступления учащихся на олимпиаде по математике. (Приказ ГБОУ ЦПМ №258 от 07.12.2015)
-
Педагогик киңәшмә 31.12.2015

Бүген чираттагы педагогик киңәшмә үтте. "9 нчы сыйныф укучыларын ТДИга әзерләүдә фән укытучысының эшчәнлеге" дигән темага доклад укылды һәм II чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды.
-
Каникуллар башланды. 28.12.2015

28 нче декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр укучыларыбыз каникулга китте. Күңелле яллар сезгә! Бәйрәмнәрегезне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрегез, уку турында да онытмагыз.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2015

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа ел турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Кыш бабай бүләкләре белән балаларны сөендерде.
-
Яңа ел кичәсе 25.12.2015

Яңа ел - балаларның зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Бәйрәм мәктәп директоры Фәридә Набиулловна Яруллинаның котлавы һәм алдыңгы укучыларга грамоталар тапшыруы белән башланып китте.Кичәдә матур җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде. Укучыларыбыз артистларны да уздырып сәхнәләштергән күренешләр күрсәттеләр.Бәйрәм күңелле узды.
-
Моя родина - Россия 24.12.2015

Пришли результаты муниципального конкурса «Моя родина - Россия». Среди победителей есть и наши ученики. В номинации мини-сочинение «День народного единства» ученица 6 класса Нуруллина Алия заняла 3 место (возрастная категория 11-14 лет). В возрастной категории 15-17 лет ученицы 8 класса Юсупова Диана заняла 1 место, Ахметшина Альбина - 2 место. В номинации конкурс рисунков «Моя родина - Россия» Ахметшина Альбина заняла 3 место. Поздравляем!









