Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тамчы-шоу "Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2019

Апрель белән бергә безгә Тукай да килә.Тукайның зурлыгы, бөеклеге елдан-ел ныграк ачыла. Яшь буында Тукайга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган тамчы-шоу уены үтте. Чарада 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уенда “Бала” һәм “Күбәләк” командалары белемнәрен сынады. Алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, “Шигырьнең исемен әйт”, “Язучыны таны”, “Син игътибарлымы?” турларын үтеп, “Бала” командасы җиңде.
-
Тукай исемле йолдыз 25.04.2019

Бүген 1-9 нчы сыйныф укучылары “Тукай исемле йолдыз” дип аталган фильм карадылар. Бөек шагыйрьнең исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе. Фильмда Тукай катлаулы язмышлы, катлаулы дәгъвалар, югалтулар һәм табышлар булган тере кеше буларак тәкъдим ителгән.
-
Тукай дөньясына сәяхәт 25.04.2019

Башлангыч сыйныф укучылары бүген авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Закирова Ә.Ш. Тукай бәйрәмен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырды. Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар башкардылар, шигырьләрен сөйләү буенча конкурслар булды.
-
Мәктәп территориясендә язгы өмә 24.04.2019

Мәктәп территориясен чистарту - безнең бурычыбыз, үзебез йөри торган сукмаклар, үзебез уйный торган мәйданчыклар бит. Бар җирдә дә тәртип, чисталык булса, күңел сөенә. Менә шул максаттан, бүген укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр җиң сызганып эшләделәр: кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар, көздән калган яфракларны, үләнне тырмаладылар. Чүп-чар өчен пакетлар, тырма, себерке тоткан яшүсмерләр, өлкәннәр шау-гөр килә, эш кайный. Иң мөһиме - балалар үзләре укыган мәктәпне бик теләп тәртипкә китерделәр.
-
Г. Тукайга - 133 ел 24.04.2019

Г.Тукайга 133 ел тулуга карата мәктәптә күргәзмә куелды. Анда шагыйрьнең төрле елларда балалар өчен чыгарылган китаплары, аның турындагы басмалар, кроссвордлар урын алды. Китапханәче Назырова Л.И. күргәзмәгә күзәтү оештырды
-
Фильм «Солдатик» 24.04.2019

Сегодня учащиеся нашей школы посетили Большеякинский СДК, где шел показ замечательного фильма «Солдатик», не оставившего ни одного из ребят равнодушным.Фильм основан на реальных событиях и посвящен самому маленькому солдату – герою Великой Отечественной войны, шестилетнему Сереже Алешкову. Он потерял всех своих родных, но не утратил веру в людей и веселый нрав. Обрел новую семью на фронте и стал любимцем в полку. Он принимал участие в форсировании Днепра, спас жизнь командиру, благодаря его находчивости поймали немецких диверсантов, спасли жителей деревни от взрыва авиабомбы. Этот маленький солдат мог дать урок мужества, веры в победу и стойкости любому взрослому. Он ни разу так и не взял в руки оружия, но медаль «За боевые заслуги» он получил самую настоящую. После просмотра многие ребята выходили из зрительного зала со слезами на глазах, наверное, даже до конца не осознавая, как такой маленький мальчишка мог быть настоящим героем.
-
“Илһам нуры” Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы 24.04.2019

Мәктәбебез укучылары “Илһам нуры” Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында “Инструменталь башкару” номинациясендә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
“Илһам нуры” Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы 24.04.2019

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы “Илһам нуры” Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында, “Вокал башкару” номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Давным-давно была война… 23.04.2019

Сегодня прошло мероприятие «Давным-давно была война…», посвященное 74-ой годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Проект был подготовлен учащимися 5, 9 классов (руководитель М.И.Гатауллина). Зрители были погружены в воспоминания о том тяжелом для нашего народа времени. Нам нельзя забыть, что Победа была достигнута ценой больших потерь, необходимо передать будущим поколениям знания об ужасах той войны и самоотверженном подвиге советского народа.
-
Юнармейцы поздравляют всех с Днём Победы! 23.04.2019












