Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Авылыбызның танылган кешеләре 23.09.2018

Яшел Үзәндә почет тактасы урнаштырылган сквер ачылды. Биредә авыл хуҗалыгына, эшмәкәрлек, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль сәясәт, хокук саклау органнарына һәм янгынга каршы хезмәткә зур өлеш керткән шәхесләрнең портретлары белән исемнәре язылган. Шул уңайдан авылдашыбыз Совет биатлончысы, Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ринат Сафинга багышланган почмакта укучылар аның турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Көзге игелеклелек марафоны башланды 22.09.2018

Кемгә дә булса изгелек кыласың икән, ул изгелек булып әйләнеп кайтачак. Шушы гыйбарәне истә тотып, мәктәбебез укучылары елдагыча көзге игелеклелек марафонын башлап җибәрде. Алар Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче өлкәннәргә өләшергә күчтәнәчләр әзерлиләр.
-
Милли кросс - 2018
16.09.2018
Бүген мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган бөтен Рәсәй буенча үтүче "Милли кросста" йөгерделәр. Укучылар ел саен әлеге чарада теләп катнашалар. "Киләчәктә дә спортка шундый караш булсын,"- ди физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтан улы.
-
"Урман атналыгы-2018" акциясе
15.09.2018
15 сентябрь көнне Олы Яке мәктәбе укчылары “Урман атналыгы -2018” дип аталган республикакүләм табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар мәктәп бакчасына 10 төп җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
-
Батыр көрәшче, талантлы язучы 14.09.2018

15 сентябрь Абдулла Алишның тууына 110 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Назырова Л.И. "Батыр көрәшче, талантлы язучы" дип исемләнгән кичә уздырды. Башлангыч сыйныф укучыларына Абдулла Алишның үзе һәм аның әсәрләре турында сөйләнелде. "Куян кызы", “Чукмар белән тукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләре укылды.
-
Абдулла Алишның тууына 110 ел 13.09.2018

А.Алишның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе. Оештыручы - китапхнәче Назырова Л.И.
-
Единый час, посвящённый 190 летию Льва Толстого 12.09.2018

«Толстой — это целый мир», - писал М. Горький. 9 сентября 1828 года – дата, отмеченная всеми календарями мира, день рождения великого русского писателя Льва Николаевича Толстого. Л.Н. Толстой был номинирован 16 раз на Нобелевскую премию по литературе в 1902—1906 гг. и 4 раза — на Нобелевскую премию мира в 1901, 1902 и 1909 гг. С учащимися 1-4 классов библиотекарь Закирова А. провела мероприятие, где много говорили о жизни,творчестве, педагогических трудах великого гения.
-
100-летие архивной службы России 12.09.2018

12 сентября 2018 года состоялись очередные школьные уроки для учащихся МБОУ «Большеякинская ООШ ЗМР РТ» «Традиции сохранения документального исторического наследия», проводимые в рамках празднования 100-летия государственной архивной службы России.
Ребята были ознакомлены с историей и деятельностью архивных учреждений, а так же выполнением задачи, поставленной перед архивистами по переводу в электронный вид наиболее востребованных документов.
-
Бердәм мәдәни дәрес 12.09.2018

Башлангыч сыйныфлар өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде. Дәрестә укучылар “Нәрсә ул мәдәният?” дигән сорауга җавап эзләделәр, халкыбызның милли гореф-гадәтләре, киемнәре, ризыклары, җырлары турында мәгълүмат алдылар. Татар халык уеннары уйнадылар. Татарстанның мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән танышу балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Ата-аналар җыелышында 07.09.2018

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибенең төп темасы - грипп эпидемиологиясен профилактикалау. Ата-аналарга аңлаешлы, эчтәлекле итеп балалар табибы Акмалов Ф.Ә чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучысы Зиннәтуллина И.Р. юлда йөрү куркынычсызлыгы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яруллина А.А.гигиена кагыйдәләре турында чыгыш ясады. Ата-аналар комитеты һәм аның рәисе сайланды. Җыелыштан соң ата-аналар классларда булдылар, класс җитәкчеләре белән очраштылар.











