• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"//Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7
Телефон: +7(843)-712-52-43
E-Mail: leilya.gayazieva@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ"
Руководитель: Гаязиева Лейля Равилевна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 36 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Акзегитовской СОШ

Пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләре.

Опубликовано: 23.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник җиһазлар: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә. Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да 100%ка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә!

Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрофакт товар алу куркынычы да зур.

Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга бары тик олылар барында гына аларны куллану рөхсәт ителә!

- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;

- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин)...

- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку да таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш.

Петарданы тартмасыннан чыгарырга, кул сузымы ераклыгында гына шырпы кабыннан кабызырга һәм кешеләр, һайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китүче предметлардан ким дигәндә 5 метр ераклыкка ыргытырга! Исегездә тотыгыз: петарданы сызгач та ыргытырга кирәк. Кулда шартлау куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк! Ыргытылган петардага, шартламаса да ким дигәндә 15 минут якынлашырга ярамый.

Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 20 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә.

Фитилен кабызган вакытта биткә якын китермәскә.

Фитилне кул ераклыгына сузылап кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала.

Ракета, фейрверкларны кешеләргә зыян салмасын өчен бик сак кулланырга кирәк. Кайвакыт карга урнаштырылган ракета авышып кешеләр төркеменә атарга мөмкин. Шуңа аларны урнаштыруга да зур игътибар таләп ителә.

Пиротехник чараларны җилле вакытта кулланырга ярамый!

Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярышмасын, ул уенчык түгел!

Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела.

Хлопушка һәм бенгаль утыннан кала барлык төр пиротехниканы кулдан җибәрергә ярамый.

Кабызылган пиротехник җиһазга инсрукциясендә язылганнан якын килмәгез.

Пиротехниканы кесәләрдә йөртү тыела.

Фейерверк өстенә иелергә ярамый.

Ракета, фейерверкларны йорт эчендә куллану да бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк...

Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылганнар. Әмма барлык кагыйдәләрне саклап кулланылмасалар тормыш өчен куркынычка әвереләләр. Үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк!



К списку новостей