Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Опубликовано: 04.11.2017
Бүген, 4 ноябрь – Халыклар Бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Явыз Иван үлеменнән соң озакламыйча Русия Фетнәле заман (рус. Смута) башлана. Ул бәла-казалар, поляк һәм швед интервенция, сәяси, икътисади, дәүләти һәм иҗтмагый кризислары белән истә калган.
1610 елда поляк гаскәре Мәскәүгә, 1611 елда швед гаскәре Новгородка керә. 1612 елның 1 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелеге астында ополчениесе Китай-городны ала; 5 ноябрьдә поляклар капитуляцияне имзалыйлар.
1613 елның Земский соборында Михаил Романовны патша итеп сайлана. Михал Романов заманында руслар Көнчыгыш Себерне үзләштерергә башлыйлар һәм Тын океанга чыгалар. 1654 елда Русия составына Украина керә.
Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган гаять авыр көрәштә Россия халкы зур җиңүгә иреште. Башкаланы чит ил баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирде. Күпмилләтле Ватаныбызның киләчәктәге уңышларына, бөеклегенә һәм алгарышына таба тарихи адым ясалды.
Ил азатлыгы өчен көрәш символларының берсенә әверелгән Казан Мәрьям Ана иконасын бөтен Россия күләмендә изгеләштерүнең быел 400 еллыгы билгеләп узыла.
Бик күптән булган әлеге вакыйгаларның безнең як тарихына турыдан-туры бәйләнеше бар. Казан каласы халык ополчениеләрен оештыру үзәкләренең берсе була. Мәшһүр икона гаскәри-яугирләргә һәм аларның җитәкчеләренә нәкъ менә безнең шәһәрдән юллана.
Ополчениеләрдә руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар да иңгә-иң торып орышуын билгеләп китү зарур. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара.
Әлеге дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге вазгыятькә дә туры килә.
Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек - Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен менә шулар тәшкил итә. Хакимият белән җәмгыять, төрле катлау вәкилләре арасындагы багланышлар җитди ихтыяҗга, барлык идарә структуралары эшчәнлегендә мөһим юнәлешкә әверелде. Кешеләр ышанычы - дәүләткә куәт бирә торган чыганак ул. Элек тә бу шулай булган, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак.
Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурыч булып тора. Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясе проектын тикшерү барышында иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның нигезен милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә җентекләп уйланылган гамәлләр тәшкил итүе хакында җәмгыятебездә фикер берлеге урнашу ачык күренә.
Халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгънәгә ия. Яшь буында ил тарихына, ата-бабаларыбыз каһарманлыгына ихтирам тәрбияләү иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим.
К списку новостей









