Безнең мәктәп җирлегендә башлангыч сыйныф укытучыларының «Математика грамоталылыгы — функциональ грамоталылыкны формалаштыру нигезе» дигән актуаль темага район семинары узды.
Семинар программасы бик бай һәм үзенчәлекле булды. Түрдән үк кунаклар татар халкының кунакчыллык мөхитенә чумдылар: туган тел ункөнлеге кысаларында кунакларны милли киемнәргә киенгән укучылар каршы алдылар һәм милли татар ризыгы — чәк-чәк белән сыйладылар.
Семинарның төп өлеше булып 3 һәм 4 нче сыйныфларда берьюлы узган ачык дәресләр торды. Укытучылар математика грамоталылыгын тарих һәм тәрбия белән бәйләп ничек формалаштырырга мөмкинлеген күрсәттеләр:
3 нче сыйныфта «Таблицага кергән һәм кермәгән тапкырлау белән бүлүне ныгыту» темасына дәрес якынлашып килүче бәйрәм — Ватан сакчылары көненә багышланды (укытучы: Сөнгатуллина З.Р.).
4 нче сыйныфта «Бөек Ватан сугышы саннарда һәм фактларда» дигән дәрес узды. Мисаллар, тигезләмәләр һәм мәсьәләләр чишкәндә, балалар Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларын һәм даталарын өйрәнделәр (Шакирова Ф.С.).
Хәрби-ватанпәрвәрлек тәрбия айлыгы кысаларында укучылар матрос киемнәреннән, ә укытучылар махсус хәрби формадан киенгән иде.
1-2 нче сыйныф укучылары башкаруындагы «Йомры икмәк» математик әкияте аерым соклану уятты (Җитәкчесе: Зәйдуллина А.С.). Әкиятнең төп герое Йомры икмәк «Математика» иленә сәяхәт кылырга омтыла, ә урман җәнлекләре аңа математик биремнәр чишәргә тәкъдим итеп ярдәм итәләр.
Ватанпәрвәрлек темасының чагылышын укучыларның «Ватан сакчылары» җыры һәм матрослар биюе белән чыгышында да күрергә мөмкин булды. Чыгыш ахырында кунакларга балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләре — үзәгендә ясалма акыл ярдәмендә ясалган лалә чәчәге төшерелгән георгий тасмалары тапшырылды.
Семинарның практик өлеше башлангыч сыйныф укытучысы Гыйниятуллина А.Т. осталык дәресен күрсәтүе белән дәвам итте. Ул хезмәттәшләренә укыту-тәрбия бирү барышында заманча нинд эш коралларын кулланырга мөмкин булганны күрсәтте, нейрочелтәрләрнең кайсы педагогик эшчәнлектә нәтиҗәле ярдәм итә алуы турында сөйләде.
Очрашу фикер алышу белән тәмамланды: укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Барлык катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм иҗади якын килүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

















