Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старо-Каразерикский детский сад №1 "Аккош" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль учреждениесе "Аккош" Иске Каразирек 1 нче санлы балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразирек, ул. Советская, д. 13 |
| Телефон: | 88559342268 |
| E-Mail: | MM.Shakirova1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Старо-Каразерикский детский сад №1 «Аккош» Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мустаева Айгуль Рамиловна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старо-Каразерикский детский сад №1 "Аккош" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль учреждениесе "Аккош" Иске Каразирек 1 нче санлы балалар бакчасы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчылык 22.06.2016

Безнең бакча белән мәктәп арасында ныклы элемтә урнашкан.Җәйге ялларда да без мәктәп белән элемтәне өзмибез.Безгә "Ак каен"лагерына йөрүче балалар кунакка килеп , балалар бакчасына йөрүче балалар белән төрле чаралар үткәрәләр.
-
Сәламәт буласың килсә - чынык 15.06.2016

Безнең балалар бакчасында чыныктырулар дәвам итә : һава һәм кояш ванналары, аякларны юу, яланаяк йөрү.
-
Сау бул бакча! 31.05.2016

Сау бул инде, әй, нурлы бакча.
Сагынып искә алырбыз кайда булсак та.
Үстердең безне яратып,
Бик рәхәт иде.
Бер дә китәселәр килми
Калдырып сине.
Өйрәттең хәреф танырга,
Биюгә, җырга.
Бер-беребезне якларга,
Дуслар булырга.
-
15- май гаилә көне 16.05.2016

15 май -Гаилә көне. Балалар бакчасында шул хөрмәткә "Гаилә көне" уздырылды. Балалар белән рәсем конкурсы уздырдык.
-
9 - май җиңү бәйрәме 06.05.2016

Җиңү бәйрәме уңаеннан "Аккош " балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, ветераннарга кечкенә генә концерт күрсәттеләр.Мөхәммәт абый һәм Миңненегариф абый да читтә калмады ,алар үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр һәм соңыннан биеп тә күрсәттеләр.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Георгий тасмасы 30.04.2016

30 апрель көнне “Георгий тасмасы” исемле рәсем конкурсы узды.
Максаты һәм бурычлары:
Георгий тасмасының килеп чыгышы тарихын балаларга аңлату;
Ватанпәрвәрлек хисе, тарихи үткәнгә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү;
-
фестиваль - конкурс "Хрустальные звездочки" 28.04.2016

28 нче апрель көнне Подгорный авылында үткәрелгән "Хрустальные звездочки” конкурсының беренче турында "Вокаль” номинациясендә Ахметов Айрат уңышлы гына чыгыш ясады,һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә аңа зур уңышлар телибез!
Ә Мустаева Нәзилә һәм Зиннурова Аида "хореография” номинациясендә ясаган чыгышлары күпләрнең күңеленә хуш килде. 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Кызлар, алдагы елларда сезгә уңышлар елмайсын!
-
Милли бәйрәм "Карга боткасы" 14.04.2016

14 нче апрель көнне без балалар бакчасында милли бәйрәм "Карга боткасы" бәйрәме уздырдык.
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә. -
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы. 01.04.2016
Халкыбызнын иң популяр, иң кунелле язгы бәйрәмнәренен берсе – һичшиксез, карга боткасыдыр. 21 нче март конне, көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә уткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Балалар бакчасы балалары да бу бәйрәмне ел саен көтеп ала.Балалар Каразирек авылында яшәучеләрнең, өйләренә такмаклар әйтә-әйтә кереп, бәйрәм белән котладылар, хуҗалар "Карга боткасына" дип ярмалар, йомыркалар, майлар бирделәр. -
Китапханәгә сәяхәт 25.03.2016

"Язгы каникуллар"





