Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38 |
| Телефон: | +7(855)-932-42-23 |
| E-Mail: | Utaz.roo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Отдел образования" |
| Руководитель: | Абрамов Сергей Александрович |
| Год основания учреждения: | 2011 |
Новости РОО
Бәйрәкә авылы мәктәбе укучылары яңа мәчет нигезенә таш салуда катнаштылар
Опубликовано: 21.06.2019
Бәйрәкә авылының күп санлы халкы белән беррәттән әлеге чарада район авылларының имамнары да катнашты. Аларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Районның дини тормышында актив катнашкан өчен кунак район башлыгы Рөстәм Нуриевка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев вакыт узу белән таш салу урынында матур мәчет барлыкка киләчәк дип ышандырды.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Мөселман догасы астында район җитәкчелеге һәм башкала кунаклары яңа мәчет ташын ачтылар. Алар шулай ук «Гобәйдия»музеенда да булдылар. Әлеге чарада шулай ук Бәйрәкә мәктәбе укучылары да катнашты.
К списку новостей













