Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Алар безнең сафта 05.05.2017

Хокук бозуларны кисәтү отряды (ОППН) сугыш һәм тыл ветераннарын, аларның балаларын, ветеран укытучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
-
Ветераннарга котлау хатлары юлладык 02.05.2017

Мәктәбебез укучылары картлар йортында яшәүче сугыш ветераннарына, Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, үз куллары белән ясаган бүләк-хатларын юлладылар.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Бөтенрәсәй шимбә өмәсендә катнаштылар. Алар мәктәп ишегалды һәм аның янын чистарттылар.
-
Сагына яз моңлы Тукаен 27.04.2017

Бүген авыл клубында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Сагына яз моңлы Тукаен" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә авыл китапханәсе җитәкчесе Нәсимә Нигъмәтулловна башлангыч сыйныф укучылары белән Тукайның тормыш юлы буенча сәяхәт оештырды. Мәктәп китапханәчесе Әлфия Рәисовна викторина-ярыш үткәрде. Кичәнең икенче өлешендә укучылар Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Соңыннан барлык катнашучылар татар теле гимны "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Химия могҗизалары 25.04.2017

Химия, биология атналыгы кысаларында “Химия могҗизалары” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде. Бу чарада 8-9 сыйныф укучылары, кызыклы сорауларга җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәр этапта мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтелде. Әлеге чара химия фәненә карата укучыларның кызыксынучанлыкларын арттырды.
-
Без китап яратабыз 23.04.2017

Бөтендөнья китап көне кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштылар. Кызыклы китапларны, гаилә белән уку өчен, өйләренә алдылар.
-
Экологик диктант 22.04.2017

15-22нче апрель көннәрендә мәктәп күләмендә Бөтенрәсәй экологик диктант үткәрелде. Бу чарада 5-10 класс укучылары үзләренең экологик белемнәрен сынап карадылар.
-
Мәгълүмат үзәгендә ярдәмче 19.04.2017

Бүген укучылар мәктәптә техник хезмәткәрләргә, үзләренең әти-әниләренә, әби-бабайларына электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану тәртибен өйрәтәләр.
-
Тарихи ватаныбызны саклыйк 18.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында бүген укучылар Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәйкәл территориясен чистарттылар. Башлангыч сыйныф укучылары ясле-бакчада тәрбияләнүчеләр белән "Гобәйдия" музей-комплексына экскурсиягә керделәр.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 17.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. Бүген тимурчылык отряды авылыбыз шагыйрәсе Саҗидә апа Гомәрованың йорт тирәсен җыештырды. Ул үзенең рәхмәт сүзләрен шигъри юллар белән җиткерде.










