МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Туган тел атналыгының икенче көне 18.02.2014

18 нче февраль көнне мәктәптә “Татар халык ашлары” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 1 – 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимербаева Лилия тарафыннан “Татар халык ашлары” дигән бик эчтәлекле презентация дә әзерләнде. Башта “Татар халык ашлары” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырылды. Соңыннан һәр сыйныф үзенең пешереп алып килгән ризыгы турында чыгыш ясап, аны яклады. Бәйге бик күңелле узды. Иң соңыннан телеңне йотарлык сый-нигъмәтләр белән чәй табыны оештырылды.
-
«Классный руководитель года» 18.02.2014

17 февраля в Уруссинской гимназии прошёл муниципальный тур республиканского конкурса «Классный руководитель года». Честь нашей школы защищала учитель начальных классов Валиулова Тамара Адгамовна.
-
Туган тел атналыгының беренче көне 17.02.2014

17.02. – 22.02.14 кадәр мәктәптә “Туган тел” атналыгы уздырыла. Бу атналык Халыкара туган тел көне кысаларында үткәрелә. Дүшәмбе көнне мәктәп линейкасында Халыкара туган тел көненең тарихы турында укучыларның чыгышлары тыңланды һәм Туган телгә багышланган шигырьләр укылды. -
“Әфган җилләре” – сыйныф сәгате 15.02.2014

14 февральдә Әфган сугышы вакыйгаларын, батырларын искә алу өчен 5 сыйныф укучылары белән “Әфган җилләре” исемле сыйныф сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе укучыларга сугышның нинди сәбәпләр аркасында башлануын сөйләде. Презентация аша Әфганстанның территориясен, анда совет гаскәрләренең керү юлларын, зур сугыш вакыйгалары булган урыннарның исемнәрен карадылар. Районыбыздан һәм авылыбыздан сугышка киткән солдатлар саны, аларның исемнәре белән таныштылар. Мәктәпнең музей почмагында сакланучы интернационалист сугышчылар турындагы информацион стендны карадылар. Бергәләп классларында яңасын ясадылар.
-
Пробный экзамен (ОГЭ) 11.02.2014

11 февраля выпускники 9 класса нашей школы сдают пробный экзамен (ГИА) по русскому языку. Ребята уже сдали экзамен по математике. Так же им предстоит сдача экзаменов по физике, обществознанию и татарскому языку. Желаем удачи нашим выпускникам!
-
«Созвездие – Йолдызлык» 07.02.2014

7 нче февраль көнне Ютазы мәктәбендә район мәктәпләре арасында «Созвездие – Йолдызлык» бәйгесе узды. Акбаш мәктәбе укучылары да бу бәйгедән читтә калмадылар, призлы урыннар алып кайттылар. 3 нче сыйныф укучысы Камаева Айгөл 1 урынны (хореография), 2 нче урынны 8 нче сыйныф укучылары Гареев Рәмзил һәм Хабибуллина Энҗе (конферанс), 3 нче урынны 5 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат (вокал –соло) яуладылар. Алар диплом белән бүләкләнделәр. Муфаздлова Диләрә һәм Нурсаетова Алина шушы бәйгедә катнашкан өчен шулай ук дипломнар белән бүләкләнделәр. Афәрин! Уңышлар, сезгә!
-
06.02.2014

6 февральдә Уруссу гимназиясендә төбәкара Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең XII фәнни-эзләнү укулары узды. Безнең мәктәптән “Ачылмый калган шәхес” дигән темага 9 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Ләйлә чыгыш ясап, призлы II урынны алып, дипломга лаек булды. Аның эше республикага җибәреләчәк. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучы Вәлиәхмәтова Дания Мөгамбәр кызы
-
04.02.2014

Бүген укучыларыбыз Имамутдинов Илнар һәм Галиева Регина, математика фәненнән, мәктәп һәм район данын яклап, Бөтенроссия олимпиадаларының республика турында катнашалар.
-
«Йолдызлык» фестивале 03.02.2014

«Йолдызлык» фестиваленә әзерлек эшләре дәвам итә.
-
Классные часы, посвященные 70-летию снятия блокады Ленинграда 20.01.2014

20 января 2014 года в нашей школе прошли классные часы, посвященные 70-летию снятия блокады Ленинграда, была приглашена председатель совета ветеранов Хуснутдинова Н.Ф. Она провела с детьми небольшую беседу, показала медаль «За оборону Ленинграда», которая хранится в семейном архиве.









