МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Җәлилчеләр батырлыгы – каһарманлык үрнәге 17.02.2015

Февраль – халкыбызга Муса Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә ул – Җәлил һәм җәлилчеләр ае да. Халыкара туган тел декадасы кысаларында шушы истәлекле датага багышлап, 17 нче февраль көнне мәктәптә “Җәлилчеләр батырлыгы – каһарманлык үрнәге” дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чарада Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең кыскача тормыш юллары турында мәгълүматлар бирелде, шигырьләре тыңланды. Соңыннан “Син Җәлил иҗатын беләсеңме?” дигән викторина үткәрелде. Кичә “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән тәмамланды. Җәлил һәм җәилчеләр безнең тарихта якты эз калдырып китте. Күпме еллар узды, ә җәлилчеләр каһарманлыгы һәм моңы әле дә булса сокландыра.
-
Җиңүең белән!
16.02.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан 2014 – 2015 нче уку елына эш планы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан. Шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан 2015 нче елның 17 февралендә Балтач районы Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциясе үткәрелә. Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем бирү оешмаларының 8 – 11 нче сыйныфларыннан 179 укучы катнашты. Икенче турда катнашу өчен, уңышлы дип табылган 70 эшнең авторы чакырыла. Шушы укучылар арасында Акбаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимурбаева Лилия дә бар. Укытучысы Дания Вәлиәхмәтова.
-
химия атналыгы 16.02.2015

16нчы февральдә мәктәптә химия атналыгы башланды.
Казан.Нәкъ менә Казанда ХХ1 гасыр урталарында дөньяга бик күп галимнәр биргән химиянең фәнни мәктәбе барлыкка килгән.Атналыкның беренче көнен “Казан- химиклар мәктәбе”-дигән чыгышлар белән башлап җибәрдек.
-
Тел дигән дәрья бар. 16.02.2015

16 нчы февральдә атналык линейка әлеге тема астында уен-бәйге рәвешендә үтте. Чыгыш укучыларда татар булулары белән горурлану, милләтне ярату, туган телебезне саклау әһәмиятен аңлау максатын күздә тотып оештырылды.. Балалар туган телне белү, матур әдәбият, фольклор әсәрләре белән танышлык өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр.
-
лыжные соревнования 14.02.2015

В субботу, 14 февраля два учителя нашей школы Инсапова Р.Р. и Файсханова Ф.М приняли участие в лыжных соревнованиях, организованных женсоветом Ютазинского муниципального района, посвященного 70-летию Победы в ВОв. Учитель математики Фанюза Мугалляфовна в своей возрастной категории заняла 1-е место. Поздравляем ее с победой.
-
“Язмышларга буйсынмас җан” 10.02.2015

10 февральдә халыкара туган тел декадасы кысаларында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Язмышларга буйсынмас җан” исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Чарага шагыйрьнең икетуган сеңлесе, мәктәбебезнең ветеран укытучысы Хөснетдинова Нәфисә Фаиз кызы килде. Ул үзенең туганы белән бәйле булган күңел хәтирәләре белән уртаклашты. Укучылар аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Шагыйрьнең иҗаты, әнисе, тормыш иптәше турында мавыктыргыч мәгълүматлар белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Мөгамбәр кызы таныштырды. Кичә ахырында Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты буенча тест сорауларына җаваплар бирелде.
-
батырлык дәресе 09.02.2015

9 февраль көнне мәктәптә Халыкара туган тел декадасы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Батырлык дәресе үтте. Укучылар Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйттеләр, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган шагыйрьләр Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, Фатих Кәримнәрнең батырлыгын искә төшерделәр. Шулай ук бу дәрестә туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырлары, Әфганстан һәм Чечня сугышлары геройлары хакында мәгълүмат бирелде. Чарада авылыбызның тыл ветераны Сабирова Сайра апа, Ветераннар советы рәисе Хөснетдинова Нәфисә Фаиз кызы, авыл җирлеге башлыгы Миннеханов Илгиз Мәсәлим улы һәм район советы депутаты Гайнетдинов Радик Хәйдәр улы катнаштылар.
Сайра апа күз яшьләре аша үзенең сугыш чорына туры килгән авыр яшьлек еллары вакыйгалары белән уртаклашты. Һәр җөмләсендә диярлек замана балаларына тырышып укырга кирәклегенә басым ясады. “Батырлыкны сугышта гына түгел, тыныч тормышта да күрсәтергә мөмкин. Сезнең тырышып укуыгыз, туган илгә хезмәт итәргә әзер булуыгыз, өлкәннәрне хөрмәт итә белүегез - үзе зур батырлык,” – дип сөйләде Радик Хәйдәр улы.
Дәрес гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, халкыбызга, милләтебезгә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү белән сугарылган иде.
-
«Классный руководитель - 2015"»
07.02.2015
Вчера, 6 февраля, на базе МБОУ «Уруссинская основная общеобразовательная школа № 2», прошёл муниципальный этап республиканского конкурса «Учитель года» в номинации «Классный руководитель». Нашу школу представил Валиахметов Я. Ф., классный руководитель 9 класса.
-
всероссийская дистанционная олимпиада по английскому языку
07.02.2015
7 февраля в школе был организована и проведена всероссийская дистанционная олимпиада по английскому языку проекта ООО «Инфоурок», в которой приняли участие учащиеся 2,4,6-9 классов. Итоги конкурса будут подведены в конце месяца.
-
конкурса чтецов «Во имя мира на земле» 05.02.2015

4 февраля в РДК состоялся Муниципальный этап республиканского конкурса чтецов «Во имя мира на земле», в котором приняли активное участие учащиеся нашей школы - Камаева А. А., Муфаздалова Д. Н. (4 класс), Нурсаетова А. Ф., Тимурбаева Л. И. (9 класс). Учащихся подготовили Валиахметова Д. М. - учитель татарского языка и литературы, Закирова Ф. Ш. - учитель русского языка и литературы, Инсапова Р. Р. – учитель начальных классов.









