МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан |
| У нас учат: | 51 преподаватель |
Новости
“Яңа ФДББСны гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятын укытуда инновацион юнәлешләр” семинары
Опубликовано: 04.03.2026Бүген, ягъни 4 нче март көнне мәктәбебездә “Яңа ФДББСны гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятын укытуда инновацион юнәлешләр” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе семинары узды.
Семинарны Идел буе һәм Вахитов районнары Мәгариф бүлегенең Милли эшләр буенча методисты Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы ачып җибәрде.
К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, РФ атказанган укытучысы Мансуров Роберт Мияссар улы кунакларны сәламләде һәм “Туган телне өйрәнү, саклау, үстерү юнәлешендә төрле проектларны гамәлгә ашыру” темасына чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар игътибарына өч практик дәрес тәкъдим ителде: 5 нче сыйныфта М.Җәлил «Кызыл ромашка» темасына татар төркемнәрендә әдәбият дәресе (укытучы: Сабирова Ләйлә Гомәр кызы), 2 нче сыйныфта “Татар халык ашлары” темасына рус төркемнәрендә туган тел дәресе (укытучы: Сәлимуллина Әлфия Мәхмүт кызы) һәм 3 нче сыйныфта “Һөнәрләр” темасына рус төркемендә туган тел дәресе (укытучы: Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы) .
Тәкъдим ителгән дәресләрдән соң, милли эшләр буенча директор урынбасары Хәбибрахманова М.М. “Мирас” проекты мисалында проект эшчәнлеге белән таныштырды.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы, яшь мөгаллим Мәҗитова Галия Данил “Гасырлар аша сәяхәт: татар язуы тарихы” темасына осталык дәресе күрсәтте.
Кунаклар бик кызыксынып, К.Насыйрига багышланган “Интерактив музей: җанлы мирас” музей лабораториясе белән таныштылар. (музей җитәкчсе Набиуллина Аида Фәнил кызы). “Кояш” театр түгәрәге укучылары тәкъдим иткән “Көлгенә” спектаклен карадылар (җитәкчесе: Ильязова Физалия Мөхәмәтнур кызы).
Йомгаклау этабында семинарда катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәресләрне югары бәяләделәр, ФДББС таләпләренә туры килүенә, заманча дәресне модельләштерүгә һәм үткәрүгә югары бәя бирделәр.
Милли эшләр буенча методист Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы семинарга йомгак ясады, югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклады.
К списку новостей










