Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Введенско-Слободская основная общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422591, с. Введенская Слобода, ул. Центральная, д. 53 |
| Телефон: | 88437931134 |
| E-Mail: | Svvs.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Введенско-Слободская ООШ" |
| Руководитель: | Нурмухаметова Наталья Михайловна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 42 обучающихся и 20 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей и 1 воспитатель |
Новости МБОУ "Введенско-Cлободская основная общеобразовательная школа"
25нче май – мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме
Опубликовано: 25.05.2013МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 9нчы сыйныфы укучылары өчен дә бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме. Укучыларны бәйрәм белән котларга Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Киңәшчесе, районның Баш архитекторы З.З.Мингазов; Введенка Бистәсе авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы И.В.Орлов, укучыларның ата-аналары, авыл халкы мәктәпкә килде. Чыгарылыш сыйныфы укучылары үзләренә аталган бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр, кирәкле киңәшләр ишетте, мактау һәм рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.Барлык бәйрәмнәрдә үзенең нәфис тавышы белән җырлар бүләк итүче Луиза Нурмухаметова, күп тапкыр олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашучы Кораблев Максим, мәктәпнең иң яхшы футболчысы Вадим Белов исемнәре мәктәп тарихында һәм укытучылар күңелендә матур эз калдыра. Мәктәп укучыларының класстан тыш чараларын оештыручы Мария Титкова тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы күңелләргә хуш килде. Юлларыгыз имин, гамәлләрегез изге булсын, балалар! Хәерле юл, Сезгә!
Источник: МБОУ "Введенско-Слободская ООШ"
К списку новостей











