муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Октябрьская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы “Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422580, РТ, Верхнеуслонский район, п. Октябрьский, ул. Центральная, д.10 |
| Телефон: | +7(843)-793-14-23 |
| E-Mail: | Sokt.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Октябрьская СОШ" |
| Руководитель: | Рахматулин Рафаэль Вильданович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 обучающийся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости школы
Борынгы Болгар иленә сәяхәт
Опубликовано: 05.10.2012Иртәдән һава торышы кәефне бозса да, барырга теләү көчлерәк иде. Изге җирләргә басу белән безне әйтеп бетермәслек дулкынлану хисләре биләп алды. Бу җирләрдә, бәлки без баскан җирдә, әби-бабаларыбыз яшәгән, сәүдә белән шөгыльләнгән... Шәһри Болгарның ак таштан эшләнгән һәйкәлләре белән таныштык. Шулай ук үзенең серле тарихы һәм үзенчәлекле архитектурасы белән Кара пулат игътибар үзәгендә булды. Болгар шәһәрчегеннән ерак түгел икмәк пешерү комплексы урнашкан. Монда инде икмәкнең барлык төрен пешерү ысулын күрергә, һәркайсын ашап һәм сатып алырга да мөмкин иде. Безнең сәяхәтләребез шуның белән тәмамланмас дип ышанып калабыз. Үзебез күргәнне укучыларыбыз да ишетеп кенә түгел күрергә дә омтылсыннар иде. Болгар – безнең бабаларыбызның туган җире, шушы туган җир, туган телебез һәм динебезне саклап калу безнең изге бурыч.
К списку новостей














