Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Урок Доброты
Опубликовано: 23.12.2015
Кешелеклелек дәресе
23 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы А.Т.Гайнанова һәм башлангыч сыйныф укытучылары Л.Н.Гүзәлбаева һәм А.И.Арсланова 1-11 сыйныф укучылары арасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Кешелеклелек дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында балалар инвалидларның гадәти булмаган тормышлары, авырлыкларны көн саен җиңүләре һәм аларга ничек итеп ярдәм күрсәтү турында белделәр. Дәресләр “Нәрсә ул яхшылык, мәрхәмәтлелек?” соравына җавап бирүдән башланды, аннан соң видеороликлар күрсәтелде. Видеороликны карагач, балалар инвалидларга хөрмәт белән карарга, транспортта урын бирергә, авыр сумкаларын күтәрешергә, алар белән дус булырга, аралашырга кирәклекне белделәр. Бәлки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормыш авырлыкларын күтәрү җиңелрәк булыр. Дәрес ахырында иҗади төркем берләшмәсе укучылары “Яхшылык-сиңа, яхшылык-миңа” дигән уен үткәрделәр. Уен барышында һәр уенчы үзенең күршесенә яхшы, игелекле сүзләр әйттеләр. Барлык сүзләр дуслык йомгагына кушылдылар.
К списку новостей












