• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Верхнеуслонский
  • Школы
  • МБОУ «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1
Телефон: +7(843)-793-03-56
E-Mail: Smat.Vus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Матюшинская СОШ"
Руководитель: Шарафеева Римма Анваровна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 46
У нас учат: 14

Новостной блок

Кроме желания выжить, есть желание жить

Опубликовано: 27.01.2026

Исән калу теләгеннән тыш, яшәү теләге дә бар

 Ел саен 27нче гыйнварда Россиядә Россиянең Хәрби дан көне –Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.Ул илебез тарихында иң фаҗигале битләрнең берсенә әверелде. Бу көнне Матюшино авыл китапханәчесе Лилия Эмир кызы Садеева башлангыч сыйныф укытучылары Алсу Ирек кызы  Арсланова һәм Лилия Назыйм кызы Гүзәлбаева белән берлектә укучылар өчен «Исән калу теләгеннән тыш, яшәү теләге дә бар»дигән хәтер дәресе үткәрделәр. Чараны оештыручылар балаларга Ленинград блокадасы, кешелек тарихында 900 көнгә якын дәвам иткән иң озын һәм куркыныч камалыш турында сөйләделәр. Балалар блокадалы шәһәрдәге тормыш, блокадалы Ленинградны совет азык-төлек базалары белән бәйләүче «тормыш юлы», блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы турында кызыксынып тыңладылар. Сугышның беренче көннәрендә фронтка китеп, 1943нче елның 11нче гыйнварында Ленинград блокадасын өзү сугышында һәлак булган якташыбыз – Ленинградны саклаучы Әхәт Кадыйров язмышына мәктәп укучылары аерым хисләр белән карадылар. Әхәт Кадыйров Ленинград өлкәсенең Теплобетонная платформасы районында туганнар каберлегендә җирләнде. Укучылар игътибарына «кешеләргә хәтер кирәк, аның белән ничек кенә авыр булмасын" дигән китап күргәзмәсе күрсәтелде. Укучылар А.Чаковскийның «Блокада», В. Л. Маграчевның «Блокададан Репортаж», А. Адамович һәм Д. Гранинның «Блокада китабы» әсәрләре белән таныштылар. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.



К списку новостей