Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 21.10.2013Безнең мәктәбебездә, 2008 елдан башлап, фәнни –гамәли конференцияләр үтә. Монда укучылар үзләре ясаган презентацияләр буенча чыгышлар ясыйлар, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.
19 октябрь көнне Матюшино мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды. Бу кичәдә 4 номинация буенча чыгыш ясалды.
1 тукталыш”Минем туган ягым” дип аталды. Монда Бакча-Сарай, Карьер, Матюшино авылларының тарихы, данлыклы кешеләре, чишмәләре турында 10 нчы сыйныф укучылары “Матюшино буенча читтән торып экскурция” үткәрделәр.
2 тукталыш-“Якташларыбызның сугышчан юлы”. Токарева Лия, Матюшино авылында туып-үсеп, аннары, сугыш башлангач, ирләр белән беррәттән сугыш кырларына китүче, ветеран-укытучы Кузовенина Анастасия Тимофеевнаның тормыш юлын тасвирлады.
3 тукталыш “Безнең якларда яшәүче кечкенә дусларыбыз” дип аталды. 4 сыйныф укучысы Гаделшина Зарина үзенең күзәтүләре, тәҗрибәләре белән уртаклашты.Төрле күбәләкләр, коңгызларны өйрәнүе белән барлык кешеләрне үзенә каратты.
Гаделшина Яна канаты сынган кош баласын ничек каравы, тәрбияләве, аны, терелтеп, яңадан һавага очыруы турында чыгыш ясады.
4 тукталыш 1812 елда булган “Бородино сугышы”турында иде. 6 сыйныф укучысы Гүзәлбаев Айрат үзенең чыгышы белән таң калдырды. Соңыннан залдагы барлык кешеләрне “Бородино” икмәге белән сыйлады.
Кичә бик күңелле, кызык, мавыктыргыч булып чыкты. Мондый чара уку елының икенче яртысында да уздырылачак.
К списку новостей












