Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Таинственная паутина: ресурсы Интернета
Опубликовано: 30.09.2020Серле пәрәвез: интернет ресурслары
30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Хәзер күпчелек кешеләр социаль челтәрләрдән башка ничек яшәп була, дип күз алдына да китерә алмый. Интернет планетада миллиардлаган кешенең аңын һәм тормышын бик шәп үзгәртте һәм тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу көнне Матюшино урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен «Серле пәрәвез: интернет ресурслары» танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Лилия Садеева интернетның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Кешеләргә нинди мөмкинчелекләр булдырылу турында кыскача экскурсия үткәрде. Аннан соң информатика укытучысы Гүзәл Токарева балаларга интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, виртуаль киңлектә нинди мәгълүматны таратырга ярамаганлыгын, күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек котылырга кирәклеген искә төшерде. Укучыларны социаль челтәрләрдә танышуның куркынычы турында да кисәттеләр.
К списку новостей












