Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Всероссийский форум «День поля»
Опубликовано: 27.08.2019Бөтенроссия форумы “Кыр көне”
12-14 августта Россия агромәктәпләр Ассоциациясе рәисе Ольга Илларионова чакыруы буенча Матюшино урта мәктәбе администрациясе мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев җитәкчелегендә «Кыр көне» Бөтенроссия форумында катнашты. Татарстан делегациясе составында Балтач районы мәктәпләре директорлары да бар иде. Форумга Чиләбедән «Россия авыл мәктәпләре энциклопедиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Николай Махнев, Мәскәү, Тамбов өлкәләренең гомуми
белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Мичурин дәүләт аграр университеты фәнни хезмәткәрләре һәм укытучылары килде. Форум «Татан урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында узды, ул регионның агробизнес үзәге булып тора. Форум кысаларында Тамбов өлкәсе администрациясе һәм Дәүләт Советы депутаты, форумга килгән барлык делегация вәкилләре катнашында «Мәктәп укучыларының агробизнес белемен оештыруда авыл мәктәпләренең проблемалары турында» түгәрәк өстәл уздырылды, анда һәр катнашучыга әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Форумның төп өлеше мәктәп яны участогында яшелчә үстерү буенча фәнни эшне тәкъдим итүгә багышланган иде ; бу мәктәп «СеДек» халыкара орлык компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Укучылар яшелчәчелек бригадасы әгъзалары уку-тәҗрибә участогында үстерелгән продукцияне тәкъдим иттеләр. Форум кысаларында яшелчәләр күргәзмәсе, яшелчә сокларын дегустацияләү оештырылды, яшелчәләрдә нитратлар, шикәр, крахмал дәрәҗәсен билгеләү буенча күчмә лабораторияләр эшләде, мәктәп яны участогы буенча экскурсия үткәрелде. Форумның икенче көнендә катнашучылар Кирсанов шәһәрендәге мәктәпләрдә «Үсеш ноктасы» программасы буенча җиһазландырылган кабинетларны карадылар.
Әлеге форумнан авыл мәктәпләре җитәкчеләре үз эшләрендә кулланырга мөмкин булган күп кенә кызыклы яңалыкларны куллануга алдылар.
К списку новостей












