Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Участники III Слета школьных лесничеств Республики Татарстан
Опубликовано: 31.07.2019Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашучылар 29-31 июль көннәрендә Матюшино урта мәктәбенең «Яшел планета» яшь урманчылар командасы Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында узган мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашты. Бу слетның максаты-киләчәк буынның игътибарын урманчы һөнәренә җәлеп итү, безнең балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү.
Безнең команда слетта «Урман шау-шуга каршы» үз проектын, шулай ук мәктәп укучыларының агачтан ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Республика слетының төп чарасы итеп «Яшь урманчылар» конкурсы булды. Монда катнашучылар «Ботаника һәм дендрология», «Таксация» (агачларның биеклеген һәм яшен билгеләү), «урманнарны саклау һәм яклау», «урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия» (буссольдән файдалану) һәм «янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча тест уздылар һәм практик биремнәрне үтәделәр. Шулай ук балалар өчен кашыкларны бизәү, кәрҗин үрү, йоннан скетчинг, агач кисү буенча мастер-класслар һәм җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
Ярышларда ТР 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 кеше катнашты, слет барлыгы 200дән артык кунак җыйды.
Мәктәп командасы актив катнашканы өчен сертификатлар, ә җитәкчесе Гаделшина Любовь Максимовна Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Укучыларыбыз урманчылык өлкәсендә бик күп кызыклы яңалыклар белде. Алда урман утырту һәм тәрбияләү буенча зур эшләр тора. Уңышлар сезгә, балалар, бу изге эштә!
К списку новостей












